Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Бананлы-җиләкле кайнатма

Бакча җиләге (виктория) баллы җимешләре белән сөендергән чак. Кышкылыкка җиләктән кайнатма әзерләү рецептын тәкъдим итәбез.

Бананлы-җиләкле кайнатма

Кирәк булыр: 1 кг бакча җиләге, 2–3 банан, 1,2 кг шикәр комы.

Бакча җиләген шикәр комы белән болгатып, 4–7 сәгатькә калдырасы. Ул арада җиләк сок чыгарачак. Аннары савытны утка куеп, кайнатырга, кайнап чыккач та 5 минут тотарга һәм күбеген җыеп алырга кирәк. Уттан алгач, 6 сәгатькә караңгы урында калдырырга. Аннан яңадан кайнатып чыгарып, күбеген җыярга. Кайнап чыккач, кабат 6 сәгатькә калдырасы. Шуннан тагын бер кат кайнатып алганнан соң, өстенә түгәрәкләп киселгән бананны өстисе. Яхшылап болгатасы. Болгата-болгата 20 минут кайнатасы. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга агызып, капкач белән каплап, салкын урынга куясы.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев