Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Баклажаннан кышка салат

Кышка бик тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.

 

Кирәк: 3кг помидор, 1,5 кг баклажан, 1 кг татлы борыч, 0,5 стакан 9 проценты уксус, 1 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 кечкенә ачы борыч (яки 0,5 чәй калагы төелгән кызыл борыч), 0,5 стакан көнбагыш мае, 2 баш сарымсак.

Иң элек, баклажанның ачысын чыгару өчен, эре шакмаклап турап, өстенә тоз сибеп, ярты сәгатькә читкә алып куябыз, аннары, суын сыгып, юасы гына кала.

Помидорны иттарткычтан үткәрәбез, кастрюльгә салып, кайнатып чыгарабыз. Аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш мае, вак итеп туралган яки угыч аша үткәрелгән сарымсак, ярым боҗралап туралган татлы борыч, вак итеп туралган ачы борыч, баклажан салып, тагын бер кат кайнатып чыгарабыз һәм акрын утта 20 минут пешерәбез. Пешеп чыгарга 5 минут кала уксус өстибез. Стерильләштерелгән коры банкаларга салып, капкачлап, әйләндереп куябыз.

 

5 литр әзер салат чыга.

Фото http://r.mtdata.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев