Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

БАКЛАЖАН БЕЛӘН БӘРӘҢГЕ КОТЛЕТЛАРЫ

Диетик котлетлар әзерләрбез. Бик тә тәмле һәм аппетитлы котлетлар.

Кирәк: 2 баклажан (300 г); 2 бәрәңге (300 г);  вак угычта уылган ярты стакан сыр; 1 йомырка; 2 аш кашыгы кукуруз оны; 2 тырнак сарымсак (угычтан уылгач, 1 аш кашыгы булырга тиеш); тәменчә тоз, борыч, паприка; 1 аш кашыгы үсемлек мае – кыздырыр өчен.

 Эш барышы:

1. Баклажаннарны кабыгыннан чистартып, өстенә тоз сибәбез, ярты сәгатькә калдырып торабыз. Аннан соң, кирәкле вакыт үткәч, баклажанны дуршлагка аударып, әчесеннән арындырабыз.

2. Баклажаннарны вак кисәкләргә турап, блендер белән издерәбез.

3. Угычта уылган сыр, бәрәңге, сарымсакны баклажаннар белән катнаштырабыз.

4. Барлыкка килгән катнашмага 1 йомырка, кукуруз оны (бодай оны булса да ярый), тоз, борыч, (башка төрле аш тәмләткечләр дә ярый) кушып, чиста куллар белән бертөрле катнашмага килгәнче әйбәтләп туглыйбыз.

5. Хәзер инде шушы катнашмадан котлетлар әвәлибез. Алар башта йомшак, көпшәк (рыхлые) кебек булыр, әмма моннан куркырга кирәкми, кыздырганда алар ишелми – җыелалар.

6. Табаны кыздырып, үсемлек мае салабыз, котлетларны табага тезеп (капкач белән томаламыйча), уртача көйләнгән утта алсу төскә кергәнче башта бер ягын кыздырабыз.

7. Аннан әйләндерәбез дә, табаны капкачы белән томалап, сүрән генә утта котлетлар әзер булганчы кыздырып бетерәбез.

Табынга котлетлар янына яшел аш тәмләткечләр белән бизәлгән помидор белән чыгарырга мөмкин.

Баклажан белән бәрәңгеле котлетлар шулай ук каймак белән дә бик тәмле. Кайнар килеш тәмле булган кебек, салкынча булганда да алар бик тәмле.

Тәмле булсын!

Фото http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=8212

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев