Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Авызда эреп тора торган печенье

15 минут эчендә әзер була торган печенье рецепты тәкъдим итәбез. Бик тәмле була, сез дә пешереп карагыз.

Камыр өчен кирәк була:

  • Йомырка - 1 данә
  • Сыек май - 120 грамм 
  • Шикәр комы - 100 грамм 
  • Разрыхлитель - 1 чәй калагы 
  • Он - 200 грамм


Йомыркага шикәр комын, сыек майны кушып 1 минут тирәсе болгатып алабыз 

  • разрыхлитель, иләнгән онны кушып яхшылап болгатабыз 
  • камыр йомшак, кулга ябышмый торган була 
  • кечкенә түгәрәкләрне кул белән алабыз, әзрәк изеп печенье формасына кертәбез (төрле формалар кисеп ясарга була)
  • шикәр комында ике ягын дә әвәләп алабыз 
  • 200 С мичтә  8-13 минут пешә. Үз духовкагызга карап пешерегез. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ