Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Ашның да үз бәйрәме бар

5 апрельдә Халыкара аш көне билгеләп үтелә.

Аш – беренче ашамлык, көндәлек рационның мөһим өлеше һәм организмның сәламәтлеге гарантияләренең берсе. Аннан башка кешенең тормыш эшчәнлеге системаларының дөрес эшләве куркыныч астында. Әлеге ризыкның мөһимлеген халыкка җиткерү өчен, аш көне уйлап табылган.

Халыкара аш көне барлык дөньяда 5 апрельдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хәзерге тормыш ритмында, йокыга һәм яхшы ризык белән тукланырга вакыт җитмәгәндә, аеруча актуальләшә бара. Табиблар ашларның төрле авырулар белән йончыккан организмга файдасын раслый. Алар, авыруга тернәкләнү өчен, җиңелчә шулпалар һәм яшелчә ашлары ашарга киңәш итә.

Халыкара аш көнен традицион табын артында билгеләп үтәләр. Бәйрәм табынында төп ризык – аш. Гадәти булмаган, нәзакәтле аш рецептларына өстенлек бирелә. Бу көнне популяр булган ашлар пешерелә – Айнтопф (немец кухнясы), Буйабес, Вишисуаз (Франция), Гаспачо (Испания), Довга (Азәрбайҗан), Калакейтто (фин), Министроне (Италия), Таратор (Болгария), Холодник (Көнчыгыш Европа).

 

Кызыклы фактлар

“Аш” сүзе латин тамырларына карый һәм “икмәк салынган шулпа” дигәнне аңлата. Борынгы гасырларда ит, балык, яшелчә ашларын шулпа дигәннәр.

Кытай хроникаларында аш-су китабы турында искәртү сакланган, анда ашларга аерым бүлек бирелгән. Бу китапның фаразланган яше – безнең эрага кадәр 4700 ел.

Россиядә ел саен 30 миллиард порция аш ашала. Бу санга шулай ук борщ, щи, тавык шулпасы белән токмачлы аш та керә. Россиялеләр аш ашау буенча дөньяда – икенче урында. Беренче урында Кытай халкы тора.

Түбәндәге ашларны сезгә дә әзерләргә киңәш итәбез

 

Пешереп карагыз

Айнтопф

Бу немец милли ризыгы берничә төрле ит, казылык һәм күп кенә яшелчәләрдән пешерелә. Ул шулкадәр куе, өреле, туклыклы килеп чыга, хәтта беренче һәм икенче ашны да алыштыра ала.

Айнтопф ашын чын ир-атлар ризыгы рәтенә кертергә була, чөнки мондый аштан соң беркем дә ач калмаячак. Күргәнегезчә, аш составында ингредиентлар күп, аеруча яшелчәләр, казылык һәм итләр, фасоль һәм, әлбәттә инде, сыра. Шуның өчен иң зур кәстрүлегезне алыгыз һәм дусларыгызны кунакка чакырыгыз, чөнки үзегез генә шул кадәр ашны ашап бетерә алмассыз.

Гомумән, бу ашның билгеле бер рецепты юк, иң мөһиме ул нык куе һәм өреле булырга тиеш. Аны Германиядә генә түгел, Бельгия, Испания һәм Франциядә дә, һәрберсе үзләренең рецепты буенча пешерәләр. Составы зур булуга карамастан, мондый ашны әзерләү шактый гади, бераз сабырлык кына кирәк була, чөнки нәтиҗәсе, һичшиксез, сезне сөендерәчәк.

Ингредиентлар:

тавык күкрәге – 1 данә;

сыер ите (сөяк өлеше) – 600 гр;

сыер кабыргасы – 400 гр;

кишер – 1 данә (0,5 – шулпага, 0,5 – ашка);

суган – 3 данә (2 – шулпага, 1 – ашка);

сельдерей тамыры – 0,5 данә;

болгар борычы – 2-3 данә (төрле төстәге);

сельдерей сабаклары – 6 данә;

порей суганы – 1 данә (аксыл өлеше);

цукини – 1 данә;

төсле кәбестә – 1 данә;

кызыл фосоль консервасы – 260 гр;

казылык – 4 данә;

ысланган ит – 100 гр;

сыра – 0,5 литр;

томат пастасы – 2 аш кашыгы;

яшел борчак – 0,5 стакан (туңдырылган);

яшеллекләр – 40 гр (сельдерей һәм петрушка яфраклары);

бәрәңге – 2-3 данә;

тәменчә тәмләткечләр (розмарин, тимьян, кара вакланган борыч);

он – 2 аш кашыгы;

тәменчә тоз;

Порция – 10 кешелек.

 

Классик Гаспачо

Җиңелчә томат ашы Гаспачо – кояшлы эссе көндә ашала торган иң популяр ашларның берсе. Ул яшелчәләрдән пешерелә, шуңа күрә файдалы диеталарда утырганнарга менә дигән аш.

Классик Гаспачо ашын пешерү бик күп вакыт таләп итми. Бу бигрәк тә яшь әниләргә һәм эшкә йөрүче хуҗабикәләргә мөһим. Гаспачо ак икмәк салып пешерелә, шуңа да бик туклыклы була. Табынга сохари, кыяр һәм яшел тәмләткечләр салып бирелә.

Ингредиентлар:

помидор – 8-10 данә;

болгар борычы – 3-4 данә;

сарымсак – 2 теш;

суган – 1 данә;

кыяр – 2 данә;

ак ипи – 2-3 кисәк;

зәйтүн мае – 2 аш кашыгы;

Шушы күләмдәге ингредиентлардан өч-дүрт кешелек порция чыга.

 

Болгарларның салкын ашы – “Таратор”

Бу беренче ашларның искиткеч рецептларының берсе. Бигрәк тә җәен, эссе вакытта актуаль. Гел окрошка гына ашарга димәгән бит. Әзерләгәндә яшел суган гына түгел, башка яшел тәмләткечләр дә салырга була: кинза, петрушка. Әз генә киптерелгән базилик кушарга мөмкин. Кефирның майсызын алу яхшырак булыр, бер процентлысын. Әгәр кефир яратмыйсыз икән, аны өйдә тәмләткечләрсез ясалган майлы булмаган өй кефиры белән алыштырырга мөмкин. Аш табынга салкын килеш, яшел тәмләткечләр һәм әстерхан чикләвеге белән бирелә.

Ингредиентлар:

кефир – 1 литр;

кыяр – 400 гр;

әстерхан чикләвеге – 100 гр;

яшел суган – 1 бәйләм;

суган – 1 данә;

тәменчә тоз, борыч;

тәменчә үсемлек мае (башлы суганны кыздыру өчен);

болгар борычы – 0,5 данә (теләк буенча).

Порция – 5-6 кешелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев