Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Венир Хәмзинны юбилее белән котлыйбыз

    --, 11 июль 2019 - 13:38
    142
    0
    0

    Яңа Шалты авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Венир Хәбибрахман улы ХӘМЗИНны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!

    Котлы булсын, әти, туган көнең,

    Кояш кебек балкый йөзләрең.

    Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән

    Үтсен синең гомер көзләрең.

    Гомер үтә диеп моңсуланма,

    Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.

    Алтын төсендәге якты көннәр

    Барыр юлларыңны бизәсен.

    Матур тормыш, сәламәтлек теләп,

    Туган көнең белән котлыйбыз.

    Шатлык белән озын гомер үтеп,

    Яшәвеңне генә телибез.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: