Кадерлебез Җәмилә Сәхибуллинаны юбилее белән котлыйбыз
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Җәмилә Мәүләви кызы СӘХИБУЛЛИНАны чын күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, киявең Юра, оныгың Азалия, кызың Ирина
Нет комментариев