Кадерлебез Айрат Әхмәтҗановны юбилее белән котлыйбыз
Безнең өчен иң кадерле булган әтиебез, бабабыз Айрат Нурислам улы ӘХМӘТҖАНОВны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Әтиебез безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Иң изге теләкләр белән яратып, хөрмәт итеп балаларың, оныкларың
Нет комментариев