Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәмнәр белән!

11 июня 2022, 07:00

238

0

0

Бәйрәмнәр  белән!

Хөрмәтле якташлар! Бу атнада без Россия көнен һәм Сабан туен билгеләп үтәбез!

Бу бәйрәмнәр туган илен чын күңеленнән яраткан төрле милләт кешеләрен берләштерә. Ә милли бәйрәмебез Сабан туе – баулыларның көтеп ала торган милли бәйрәме. Аны районыбызда дус-тату гомер итүче төрле милләт кешеләре бергәләп бәйрәм итә, чнки күптән инде ул гомумухалык бәйрәменә әверелде. Сабан туеның, милли чикләрне киңәйтеп, бөтен җир шарына таралуы, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисләре уята.

Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган. Сабан туе – сабанчыга, игенгечә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйтү, олы эшләрдән соң, җырлап-биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. Традициягә кергәнчә, Сабан туенда без язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган игенчеләрне, шулай ук  районыбызның төрле тармакларында аеруча зур уңышларга ирешкән баулыларны хөрмәтлибез. Бәйрәмнәр уңаеннан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә хезмәт куючыларга, эшмәкәрләргә зур рәхмәт белдерәм. Туган җирегезгә тугры калганыгыз, районыбыз үсешенә өлеш кертүегез өчен, зур рәхмәт сезгә. Тугын илебез, районыбыз иминлеге өчен тырышып хезмәт куюыгыз зур уңышларга нигез булсын.

Кадерле баулылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән Россия көне һәм Сабан туе белән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, мул тормыш телим. Бәйрәмнәрне, дуслар һәм туганнар белән очрашып, күңелле итеп үткәрергә язсын.

Ильяс Гозәеров,

Баулы районы администрациясе башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев