Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәмнәр белән!

30 августа 2020, 08:12

733

0

0

Бәйрәмнәр белән!

Августның соңгы көннәрендә без төбәгебез өчен әһәмиятле бәйрәмнәрне – Татарстан Республикасы көнен, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көнен, Шәһәр көнен билгеләп үтәбез. Быел исә без ТАССРның 100 еллыгын һәм Баулы районының 90 еллыгын да бәйрәм итәбез.

Республика көне Татарстан дәүләтчелегенең оешу һәм үсешкә ирешүендә яңа этап башлануны гәүдәләндерә. Ул – Татарстанда гомер итүче күпмилләтле халыкны берләштерүче матур бәйрәм. Бүгенге көндә республикабыз төрле тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешеп, Россия төбәкләре арасында мөһим урын алып тора. Әлеге казанышларда, һичшиксез, көндәлек хезмәте белән зур өлеш кертүче баулыларның да өлеше зур.

Шәһәр көне – баулылар өчен үзгә бәйрәм. 23 ел элек Баулы республика дәрәҗәсендәге шәһәр статусына ия булды. Бу көнне һәркем үзен үз төбәгенең патриоты һәм гражданины итеп тоя.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көне дә – безнең өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Шәһәребез тарихы нефть сәнәгате үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки шәһәребезнең үзгәрүендә, үсешкә ирешүендә нефтьчеләрнең ярдәме бик зур.

Кадерле якташлар, сезне чын күңелемнән бәйрәмнәр белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, шатлык-сөенечләр һәм эшегездә уңышлар телим!

Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев