Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме

09 мая 2022, 08:00

4488

0

1

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме

Кадерле баулылар, сезне чын күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәм!

Җиңү көне барыбыз өчен дә илбасарларга каршы көрәштә халкыбыз күрсәткән намуслык, батырлык һәм ныклык билгесе булып тора. Бу көн безгә миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган булуы белән бөек, изге һәм кадерле. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, киләчәк буыннарга тыныч көннәр бүләк иткән кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Быел Җиңү көнен бәйрәм итү аерым мәгънәгә һәм әһәмияткә ия: бүген без Россиягә каршы мәгълүмати сугыш җәелдерелгән яңа форматта яшибез. Безнең төп бурычыбыз – Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне, сугышта катнашкан сугышчыларның, тыл хезмәтчәннәренең сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын онытмау. Илдә һәм дөньяда барган вакыйгалар үсеп килүче буыннарда сугышчы-геройларга, бөек халкыбызга карата хөрмәт һәм горурлык хисен тәрбияләү бурычын куя.

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары, сезгә – Ватаныбыз сакчыларына – мәңгелек дан! Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыкларыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бөек Җиңү хакына гомерләрен корбан иткән сугышчыларның истәлеге мәңгелек!

Баулыларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, шатлык һәм иминлек телим. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын.

Ильяс Гозәеров,

Баулы районы администрациясе башлыгы

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев