Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бәйрәм белән!

    --, 12 апрель 2012 - 12:29
    413
    0
    0

    Пасха бәйрәме яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерә, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгыта. Бу изге бәйрәм христиан рухи-әхлакый идеалларының бар гүзәллеген һәм бөеклеген чагылдыра, күңелләрен илаһи нур яктырткан кешеләргә гаиләне һәм җәмгыятьне ныклы әхлакый нигезгә кору, миһербанлылык тәрбияләү кебек игелекле эшчәнлектә көч өсти, мәдәни һәм тарихи традицияләрдән аерылмыйча яшәргә этәргеч бирә.
    Бәйрәм белән котлап, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, җан җылысы, иминлек һәм Ватаныбызның матур киләчәге хакына бәрәкәтле эшчәнлек телим!

    Альберт Хәбибуллин,
    Баулы муниципаль районы башлыгы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: