5 октябрь - Укытучы көне
Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы әлеге һөнәр ияләре бары тик соклану һәм алар янәшәсендә була алган өчен чиксез горурлану хисе генә уята. Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Карашында якты кояш нуры,
Сүзләреннән җанга җылы тама.
Еллар үтәр... Әмма укытучы сүзе
Маяк булып күңелләрдә кала.
Бала күңелен төгәл аңлап, тоеп,
Иң кирәкле сүзне Сез әйтәсез.
Язмыш сукмагында борчуларны
Горур үткәрергә өйрәтәсез.
Укытучы – белем генә түгел,
Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак!
Маяк булып балкыр сезнең караш,
Атлаганда тормыш юлы буйлап!
Тулырак: http://yalkyn.ru/news/ijat/ukytuchylar-konen-kotlaular
Нет комментариев