Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулы муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлый

07 марта 2018, 15:30

1011

0

0

Баулы муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлый

Сезне чын күңелемнән язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәмнең үз тарихы булса да, бүгенге көндә илебез халкының күбесе аны хатын-кызларга хөрмәт белдерү форсаты итеп кабул итә.

Кадерле әниләр, әбиләр, сеңелләр! Сез дөньяны матурлыкка, шәфкатьлеккә күмәсез, ә кыен вакытларда ныклык, сабырлык, зирәклек күрсәтәсез, якыннарыгызны тормыш мәшәкатьләренннән яклыйсыз. Сез гаилә учагын саклап кына калмыйсыз, ветераннарны, ялгыз яшәүче өлкәннәрне кайгыртып яшисез, районның социаль-икътисади үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә, белем бирүгә зур өлеш кертәсез. Районның күп кенә социаль учреждениеләре белән нәкъ менә хатын-кызлар җитәкчелек итә.

Күп балалы аналарга, ятимнәрне тәрбиягә алган аналарга, сугыш чорын кичкән батыр йөрәкле хатын-кызларыбызга аеруча зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге телим. Якыннарыгызның игътибарын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. 8 Март белән!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев