Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җылылык өчен түләү тарифлар үсү аркасында артмый

Декабрь аенда Татарстанда айлык уртача температура 2019 елга караганда 7 градуска түбәнрәк булган.

Татарстан Республикасында тарифлар буенча газ бәясен арттыру очраклары теркәлмәгән. «Газпром межрегионгаз Казань» АҖ генераль директоры Ринат Сабиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Газ бәясе тарифлар буенча артмый. Барысы да объектив рәвештә аңлатыла. Декабрь аенда Татарстанда айлык уртача температура 2019 елга караганда 7 градуска түбәнрәк булды. Бу хәл гыйнварда да кабатлана. Безнең республикада гына шундый вазгыять күзәтелми. Тулаем алганда, Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, бу – Россия буенча айлык уртача температура. Шулай булгач, газ куллану күләме дә арта», – диде ул.

Сабиров сүзләренчә, декабрь ае дәвамында тотылган газ күләме узган елда газ куллануга карата 115 процент тәшкил иткән. Татарстанда барлыгы 1,95 миллиард кубометр газ кулланылган.

«Республика газ куллану буенча Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербургтан кала дүртенче урынны били. Димәк, бәя шул килеш калды, ә газ куллану күләме 1,5 миллиард сумга кадәр артты», – дип сүзен төгәлләде ул.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/05-02-2021/rinat-sabirov-ylylyk-chen-t-l-tariflar-s-arkasynda-artmyy-5804257

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев