Якташыбыз иҗаты
Сезгә якташыбыз Алсу Сафина-Васыйкованың яз турында шигырен тәкъдим итәбез
Яз җиткәндә...
Яз җиткәндә йөзләр көләчләнә,
Юмарт кояш сибә нурларын.
Көлә-көлә тамган тамчыларның
Җил тукталып тыңлый чыңлавын...
Кар суыннан дымланган җир исе
Авылымны искә төшерә.
Балачакка кайтам уем белән,
Өйдә әни коймак пешерә...
Истә минем, тал песиен сыйпап,
Нәни бөреләрен иснәвем;
Гөрләвектә көймә йөздерүем,
Юешләтеп итек эчләрен...
Хатирәләр, гомер мизгелләре
Сакланалар күңел түрендә.
Кемдер ямьсез бу дип әйткән чакта
Мин тырышам ямен күрергә...
Язга охшаш бит ул яшьлек елы,
Сагышлы мин, ник соң шат түгел?
Тәүге мәхәббәтнең назлы төнен
Онытмаган ахры бу күңел...
Казлар кебек минем күңел кошым
Оча үткән язлар янына.
Кояш кебек елмаюым өчен
Берәү җитми ялгыз җаныма...
Уйларымны сизеп, «хыялый» дип,
Җил туздырды үргән чәчемне.
Сагышымны алып күлгә түкте,
Сөртеп күздән тамган яшемне...
Яз бит җирдә, дустым, әйдә елмай!
Урамга чык, йөздер көймәңне;
Шулай җил юатты, шатландырды,
Яз исенә төреп бүлмәне...
Кояш кебек мин елмаям, көләм,
Сагышларга куйдым зур нокта.
Кеше матур диләр, елмайганда,
Бәхетеннән очкан минутта...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев