“Хезмәткә дан”га 95 яшь
Укучыларыбыз район газетасын юбилее белән котлый
Быел “Хезмәткә дан” район газетасы үзенең 95 еллык юбилеен билгели. Шул уңайдан укучыларыбыз да аны данлый. Исергәп авылында яшәп иҗат итүче, гомере буе район газетасына тугры калган, моннан күп еллар элек штаттан тыш хәбәрче булып торган Камил Шәмсуаров котлау юллаган. Аны укучыларыбызга да җиткерәбез.
Бәйрәм белән данлы гәҗитем...
Бәйрәм белән каләмдәшләр,
Мөхтәрәм Баулы халкы!
Зур бәйрәмгә җыелганнар,
Бүген бирегә барсы...
Районда зур тантана,
Бәйрәм итә һәр күңел.
Район газетасының,
Юбилей көне бүген!
Туксан биш яшь газетага,
Күпне кичергән гәҗит.
Бүген дә укыйбыз аны,
Яратып хәйран калып.
“Колхоз” гәҗите беренче,
Чыга башлаган заман.
“Байрак” булып үзгәртелә,
Исеме алга табан...
Хәзер исеме “Хезмәткә дан”,
Данлый ул район халкын.
Матур гәҗит сөендерә,
Яңалык белән барсын...
Район халкы көтеп ала,
Һәр яңалык бар монда...
Милли теле аңлаешлы,
Һәм бик таныш һәркемгә.
Төрле заман узды матур гәҗит,
Үзгәрмәде, үзен саклады.
Һәр кешенең хәлен белеп торды,
Мохтаҗларны һәрчак яклады.
“Колхоз” гәҗите дә заманында,
“Байрак», “Хезмәткә дан” зур исем.
Котлы булсын күркәм юбилеең,
Сөеп укый торган гәҗитем!
Һәр заманга яраклаша барып,
Дан җырладың һәрбер эшенә.
Рухи байлык булдың сердәш булдың,
Якын булдың һәрбер кешегә.
Район сулышлары, җыр, шигырьләр,
Дөнья хәлен бәян иттердең...
Авыр вакыт сугыш чорларында,
Һәр хәбәрне төгәл җиткердең.
Колхозлашу чорларыннан башлап,
Һәр заманның булдың чордашы.
Аң-белемгә әйдәп торучы да,
Гәҗит булды изге юл башы.
“Хезмәткә дан”, данлы гәҗит булдың,
Якты йолдыз район күгендә..
Бик яратып сөеп укый халык,
Бу гәҗитне әле бүгендә.
Горурлыгы булдың, тәңгәл килде,
Сиңа заман биргән һәр исем.
Котлы булсын күркәм юбилеең,
Сөеп укый торган гәҗитем!
Камил Шәмсуаров.
Исергәп-Баулы.
Фото: Булат Минһаҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев