Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәнсевәр юбилярын котладылар

Бүген Ибрагимова Зауҗан Лотфулла кызы якыннары кочагында туган көнен каршы алды. Ветеранны Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин өенә барып тәбрик итте.

Зауҗан апа 1935 елның, 15 нче октяберендэ Оренбург өлкәсе Абдрахман авылында туган. Бала чагы Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Әтиләрен сугыш башлану белән фронтка җибәрәләр, әниләре ике бала белән кала. 1943 елның, көзендә  әтиләре вафат була, тик кайгы ялгыз йөрми, озакламый, 1945 елны әниләрен дә югалталар... 
Ун яшьлек кызчыкка тормыш дилбегәсен үзенә тартырга туры килә, авырлыклар алдында югалмаска, янәшәсендә һәрвакыт
юатучы кечкенә энесе була.
Сабый ятим балалар өлкәннәр белән бергә колхоз эшләрендә җигелеп эшлиләр. Хәлләре, көчләре җитәме-юкмы, кулыннан килгәнчә колхоз эшләрендә, фермада өлкәннәргә ярдәм итә ул. Узган гомер еллары, балачак истәлекләре Зауҗан әбинен әле дә күз алдында. 


«Без балачакта күргәннәрне яшь буын күрмәсен иде, - ди ул авыр сулап. - Авылда калган яшүсмерләр, хатын-кызлар ир-атлар урынына эшләдек. Ачлык, җитешсезлек елларны күреп үстек. Хәзер җитешле, мул чорда яшибез. Бар нәрсә дә бар, Аллаһыма мең шөкер. Илләр тыныч, балалар бәхетле, тәртипле булсын иде".


Яшьлек авырлыкка карамый, Зауҗан апа 1958нче елның, кышкы салкыннарында Хансевәр авылының, оста куллы, тырыш егете - Гайсә Муса улы белән матур гаилә коралар. Алар өч балага гомер буләк итәләр. Матур тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар. 
Зауҗан әбиебез якынча 30 ел гомерен колхоз конторына багышлаган, анда җыештыручы вазыйфасын намус белән башкарып, лаеклы ялга чыккан.
Зауҗан апа авылның аш- су остасы. Авыл бәйрәмнәрен бизәп ул пешергән хуш исле ипиләрен, татлы бавырсакларын пешергән ул.
Бүгенге көндә ветеранның иң олы терәк-таянычы - балалары һәм оныклары.

Фото: Илнур Хәйруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев