Велосипедчыларны кисәттеләр
Җәйге каникуллар башлану белән шәһәр урамнарында яшь велосипедчылар күбәя. Алар арасында тәҗрибәсезләр дә байтак. Андыйларның юл хәрәкәтендә катнашулары күңелсез тәмамланырга мөмкин. Кайбер яшь велосипедчыларның кагыйдәләрне белмәве яки юл билгеләренә игътибар итмәүләре, ә кайчак өлкәннәрнең гамьсезлеге фаҗигале хәлләргә китерүе бар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, Әлмәт территориаль идарәсенең “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең профилактика бүлеге белән берлектә, Баулы велосипедчыларын имин юлларга чакырдылар.
Дәүләт автоинспекциясе гомуми файдаланудагы юлларда 14 яшькә җиткән кешеләргә велосипедта йөрергә рөхсәт ителүен искәртә. Бу яшьтән кечерәк яшь велосипедчылар велосипед юлларында, ишегалларында һәм паркларда йөрү белән ләззәтләнә ала. Велосипедчылар уң полоса буйлап, бер рәттә хәрәкәт итәргә тиеш.
Велосипед йөртүчеләргә түбәндәгеләр тыела: машина юлын җәяүлеләр кичүеннән велосипедка утырган килеш чыгу; рульдән кулларны ычкындырган килеш йөрү; велосипед юлы булып та, җәяүлеләр юлыннан йөрү.
Тәүлекнең караңгы вакытында яки начар һава шартларында велосипедчыларга киемдә һәм велосипедта яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга киңәш ителә.
Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү мәгариф учреждениеләренең, дәүләт автоинспекциясенең һәм беренче чиратта, ата-аналарның гомуми бурычы. Өлкәннәрнең шәхси үрнәге һәрвакыт балалар өчен төп күрсәткеч булды һәм булып кала. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яшь велосипедчыларның ата-аналарын алар белән бергә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә, юлда үз-үзеңне тотарга өйрәтергә һәм төрле ситуацияләрдә ничек эш итәргә кирәклеген кисәтә, белергә чакыра.
Автомобиль йөртүчеләргә, фаҗигале хәлләрне булдырмас өчен, юлда һәм юл тирәсендәге велосипедчыларга игътибарлы булырга кирәк. Бары тик үзара ихтирам һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү генә юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кешенең иминлеген һәм гомерен саклап калырга ярдәм итә. Исегездә тотыгыз: юлда без барыбыз да – бер зур гаиләнең бер өлеше.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев