Укытучылар көнендә туган укытучы
Педагогларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, Татар Томбарлысы мәктәбе укытучысы Рузилә Шәдит кызы Миңнеәхмәтова турында бәян итәбез.
Икеләтә бәйрәм
Рузилә Шәдит кызы Миңнеәхмәтова өчен 5 октябрь – икеләтә бәйрәм. Бу көнне ул һөнәри бәйрәмен генә түгел, туган көнен дә билгеләп үтә. Алтын көздә 5 октябрьдә Татар Кандызы авылында дөньяга килә ул. Әйе, нәкъ менә Укытучылар көнендә! Бу, мөгаен, аның киләчәк язмышын билгеләгәндер дә.
Бала чагында, күп кызлар кебек, укытучылы уйнап үсә Рузилә Шәдит кызы. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә педагогия училищесында белем ала. Диплом алган кызны Татар Томбарлысы балалар бакчасына эшкә җибәрәләр.
"Иң истә калган, рәхәт вакыт бу, – дип, хатирәләрен яңартты ул. – Аз комплектлы балалар бакчасында бер төркемдә 35 бала иде. Һәм миңа бик күңелле иде бу вакытта, чөнки балалар күп, ярдәмләшер кеше күп, чөнки яшь ярымлыгы да шунда, алты яшьлеге дә шунда. Бөтенесе бер-берсен карап, ярдәмләшә иде".
Аннары ул, кияүгә чыгып, туган авылына кайтып китә. Тормыш иптәшенә Томбарлыдан торак биргәч, язмыш аны кабат бу авылга китерә. Рузилә Шәдит кызы мәктәптә секретарь һәм китапханәче булып эшли башлый. Үз эшенә җаваплы караучы, ипле, сабыр, тырыш хезмәткәргә мәктәп җитәкчелеге югары белем алырга, укытучы булырга киңәш итә. Һәм Рузилә Миңнеәхмәтова Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының филология факультетына укырга керә. Югары уку йортын уңышлы гына тәмамлап, 2009 елның 1 сентябреннән Рузилә Миңнеәхмәтова Татар Томбарлысы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башлый.
"Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Мөслимә Сәгыйтовна беренче дәресләрне тикшереп йөри иде. Әлбәттә, каушата иде. Бик тә җаваплы эш иде бу. Минем дәрескә директор Ренат Мөсәгыйтович керде. “И, болай булгач, була бу, булдырасың”, – дип, мактау сүзләре әйткәч, ничектер күңел күтәрелеп китте", – дип искә төшерде ул беренче дәрселәрен.
Рузилә Шәдит кызының Томбарлы мәктәбендә укытучы булып эшли башлавына 16 ел, ә гомуми хезмәт стажы – 34 ел. Хәзер ул татар теле һәм әдәбияты фәннәрен генә түгел, ә берничә сыйныфта тарих дәресләрен дә алып бара, 7нчеләрнең сыйныф җитәкчесе дә. Өстәвенә инде күп еллар мәктәп китапханәсендә дә эшли, “Күңелле сәхнә” һәм “Кызыклы грамматика” түгәрәкләрен алып бара. Аның татар мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе икәнен дә әйтү урынлы булыр.
"Һөнәрләремне яратып башкарам, өлгерергә, чаралар үткәрергә тырышам, туры килгәнен предмет белән бәйләп тә үткәрәм. Семинарлар да уза бездә", – ди ул.
Һәр дәрес – имтихан
Рузилә Шәдит кызы өчен һәр дәрес беренче дәрескә тиң, ул аларга зур җаваплылык белән әзерләнә, эзләнә, яңалык кертергә омтыла. Аның фикеренчә, укытучы һәрвакыт белемен арттырып, яңалыклардан хәбәрдар булып торырга һәм бик тә сабыр булырга тиеш. Татар Томбарлысы мәктәбе директоры Рәмзия Сәмигуллина Рузилә Шәдит кызының бу сыйфатларга ия булуын әйтте.
"Ул бик тырыш, җиренә җиткереп эшли торган укытучы. Нинди эшкә алынса да, аны иҗади якын килеп, бөтен җанын биреп эшли. Аның нәтиҗәләре бик күп. Без быел Рүзилә Шәдитрвнаны югары квалификациягә тәкъдим итәбез, – дип уртаклашты Рәмзия Мөхәммәтшәриповна.
Һәр эш үзенчә авыр диләр, аның һөнәрләрендә дә кыенлыклар булгалый. Китапханәче буларак, укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү өчен, район мәктәпләре буйлап дәреслекләр дә эзләп йөрергә туры килә кайчагында. Татар авылларында да балалар күбрәк рус телендә аралаша, кайберләре өчен татар теле чит тел кебек. Сизгер, зирәк укытучы барлык авырлыкларны җиңел генә хәл итә белә.
"Бездә төрле милләт балалары укый – рус, чуваш, таҗик балалары. Димәк төрлечәрәк якын килергә кирәк. Һәрбер дәрескә кызыклырак итеп әзерләнәм", – дип уртаклашты Рузилә Миңнеәхмәтова.
Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләренең саны кимү дә борчуга сала аны.
"Без инде бик куркып торган идек, – ди укытучы. – Сентябрьдән яңадан шул ук сәгатьләр калды, ләкин уку дәресләре, әдәбият дәресләре атнасына бер сәгать – азрак. Элек өч сәгать татар теле, ике сәгать әдәбият иде, чыгыша ала идек. Китаплар да шуңа көйләнгән иде. Атнага бер сөйләм теле – укучыларга аз, дип уйлыйм".
Һәр балага шәхси якын килеп, һәрберсенә җайлашып эшли ипле мөгаллимә. Ул балаларга татар телен өйрәтүгә генә түгел, ә аларның рухи дөньясын баетуга да зур игътибар бирә. Аның дәресләре кызыклы, эчтәлекле һәм файдалы. Ул укучыларны татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән дә таныштыра. Укытучының тирән белеме, замана белән бергә атлап, үрләр яулавы аның укучылары уңышында чагыла. Рузилә Шәдит кызының укучылары да, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Мәсәлән, Алина Хисмәтуллина белән Мәдинә Сәмигуллина Казанда “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, призлы урыннарга лаек булганнар.
"Бәйгеләрдә катнашу укучыларга үзләрен ышанычлырак тотарга, кеше каршында чыгыш ясарга өйрәнергә, белемне арттырырга ярдәм итә, – ди укытучы. – Бәйгегә Казанга үзем дә алып бардым, әти-әниләр дә алып бара, зур рәхмәт аларга. Әти-әниләр хуплап торганда, балалар теләк белән йөриләр. Әле быел да, катнашасы килә, дип торалар. Алар теләп катнашкач, сөенәм генә, әзерлисе, катнашасы килеп тора".
Рузилә Миңнеәхмәтова, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, район мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә призлы урын алганы өчен бирелгән дипломы да бар.
5 октябрьдә барлык укытучылар, шул исәптән язмабыз герое да һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул үзенең хезмәттәшләрен хөрмәт итә һәм аларны бәйрәм белән котлый.
"Барлык хезмәттәшләремә, үземне укыткан укытучыларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын иде һәм, куанып, шушы якты мәктәпләрдә эшләргә язсын", – дип, теләкләрен җиткерде Рузилә Шәдит кызы.
Ул – ипле, сабыр тормыш иптәше, кайгыртучан ана, яраткан дәү әни. Тормыш иптәше Фазыл белән 34 ел тату гомер кичереп, уллары Илназ, игезәк кызлары Эльвира белән Эльмираны тәрбияләп, югары белем алырга булышканнар, алар барысы да гаиләле. Миңнеәхмәтовларның дүрт оныклары бар. Язмабыз герое уңган хуҗабикә дә, кул эшләренә оста, якыннарын тәмле ризыклар белән сыйлый. Буш вакытында әдәби китаплар укырга, бәйләм бәйләргә ярата.
Рузилә Шәдит кызының һәрвакыт яңа белемгә омтылуы, эшкә җаваплы карашы, балаларга булган мәхәббәте һәм хөрмәте сокландыра. Киләчәктә дә татар халкының телен, милли гореф-гадәтләрен саклауда, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда уңышлы эшләргә язсын, хезмәте җимешле булсын.
Фото: Рузилә Миңнеәхмәтова шәхси архивы, Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев