Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Түбән Кама районының авыл җирлеге башлыгы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды

Узган кичтә Татарстанның Түбән Кама районындагы юлда юл-транспорт һәлакәтендә Шереметьев авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин һәм аның шоферы Анатолий Горбунов һәлак булды. Бу хакта ТР Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

"Владислав Ивановичка нибары 34 яшь иде. Без кайгырабыз. Ул безнең күңелләрдә һәрвакыт якты, игелекле һәм эшенә тугры кеше булып калачак. Владислав Ивановичның гаиләсенә һәм Анатолий Юрьевичның якыннарына тирән кайгы уртаклашуымны белдерәм", - дип язган Беляев.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Chevrolet Niva шоферы коймага бәрелгән, каршы як полосага чыккан, анда Sitrak йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә внедорожникның шоферы һәм пассажиры урында ук һәлак булган.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев