Терлек азыгын уңышлы әзерләү – туклыклы кыш
Кем өчендер җәй – актив ял итү вакыты, ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кышка запас азык әзерләүнең иң кызу чоры. Яңгырлы көннәргә карамастан, Баулы районында терлек азыгы әзерләү буенча актив эшләр алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов әйтүенчә, аграрийлар терлек азыгының төп өлешен койма яңгырлар башланганчы ук әзерләп өлгергәннәр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, 7 июльгә 2990 гектар чабылып, 4730 тонна печән әзерләнгән. Быелгы җәйдә һава торышы терлек азыгы әзерләүгә уңайлы булмаса да, яшел урак өсте дәвам итә.
– Авыл җирлекләрендә терлек азыгының күп өлешен коеп яуган яңгырлар башланганчы ук әзерләп өлгерделәр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов. – Хәзерге вакытта терлек азыгы әзерләүдә район буенча алдынгылар – Кызылъяр, Покров-Урыстамак һәм Салих авыл җирлекләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалыклар. Александровка белән Поповка бераз артта калыша. Салам – 2940 тонна, фураж – 3502 тонна һәм печән – 2176 тонна.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары һәм савым кәҗәләре асраучы баулылар быел да дәүләт ярдәме алачаклар.
– Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан шәхси хуҗалыкларга савым сыерлары һәм савым кәҗәләре асрауга субсидияләр рәвешендә 6300 сум һәм бер мең сум күләмендә ярдәм каралган, – дип сөйләде Альберт Талипов. Быел Баулы районында 278 хуҗалык шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия алуга гариза биргән. Июль ахырында акчаларны авыл халкына җиткерү көтелә.
Альберт Талипов сүзләренә караганда, районда халыкка азык әзерләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә бар. Бүген төп бурыч – терлекләр өчен мөмкин кадәр күбрәк үлән азыгы әзерләү. Уңышлы азык әзерләү – тук кыш, дип юкка гына әйтмиләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев