Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлыларга 59 290 вакантлы эш урыны тәкъдим ителә

Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 877 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

2021 елның 22 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11507 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 414 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59290 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1877 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,19 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 415е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 13 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/24-12-2021/tatarstanlylarga-59-290-vakantly-esh-uryny-t-k-dim-itel-5845852

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев