Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда күп балалы гаиләләргә 54 меңнән артык җир кишәрлеге тапшырылды

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү дәвам итә. 21 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, җир алу өчен чиратта 72 249 күп балалы гариза бирүче исәпләнә. Алар арасында – Казаннан 18 158 гаилә һәм Яр Чаллыдан 9 505 гаилә, дип ачыкладылар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта республикада кадастр исәбендә 61 192 кишәрлек бар, шул исәптән 11 520 – Казанда һәм 4 771 – Яр Чаллыда.

Барлыгы Татарстанның муниципаль районнарында һәм ике зур шәһәрендә күп балалы гаиләләргә уртак өлешле милеккә 54 451 кишәрлек тапшырылды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев күп балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм аларны җир белән тәэмин итү ведомствоның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып калуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, программага кызыксыну тотрыклы югары, ә аны гамәлгә ашыру Татарстан буенча меңләгән гаиләнең тормыш сыйфатын яхшырта.

Республиканың барлык муниципалитетларында да кишәрлекләр бүлеп бирү дәвам итә. Процедура ачык һәм аңлаешлы булып кала, ә гариза бирүчеләргә һәр этапта консультация ярдәме күрсәтелә.

Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү "Гаилә" милли проекты максатлары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: татар-информ


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев