Татарстанда яңа машинаны бары тик 22% халык кына ала ала
Бу, машинаның арзан сегментта булуы шарт — 1,3 миллион сум. s
Татарстанда яңа машинаны бары тик 22,8% халык кына ала ала, монда машинаның арзан сегментта булуы шарт — 1,3 миллион сум. Мондый мәгълүматларны РИА «Новости» агентлыгы төбәкләрдә машина сатып алу мөмкинлеге рейтингында уртаклашты.
Моннан тыш, республикада уртача бәяле машинаны (2,9 миллион сум) бары тик 6,4% гаилә генә ала ала. Россия буенча бу ике күрсәткеч уртача алганда 20,5% һәм 6,6% тәшкил итә. Шулай итеп, республика илнең барлык субъектлары арасында 18 нче урынны алды.
Рейтингта Ямал-Ненец автономияле округы 57,8% нәтиҗәсе белән лидер булды. Икенче һәм өченче урыннарны Чукотка автономияле округы (49,4%) һәм Магадан өлкәсе (44,8%) алды. Шулай ук беренче бишлеккә Ханты-Манси автономияле округы — Югра (43,1%) һәм Мәскәү (42,1%) керде. Экспертлар билгеләп үтә, лидер төбәкләрдә Россия стандартлары буенча бик югары хезмәт хаклары булган субъектлар тора.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яңа машиналар бәясе 2,92 миллион сум дәрәҗәсендә тотрыкланды.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев