Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда азык-төлек җитештерү бер ел эчендә 14,1 процентка арткан

Иң зур үсеш үсемлек мае, сөт, шикәр комы, икмәк-күмәч ризыклары, сыер мае җитештерү буенча күзәтелгән.

Татарстанда 2020 елда азык-төлек җитештерү, алдагы ел белән чагыштырганда 14,1 процентка арткан. Җитештерүнең үсүе республика продукциясенең чит илләргә чыгуын арттырган.

«2020 ел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче өчен уңышлы булды. Азык-төлек җитештерү алдагы елга караганда 14,1 процентка үсте. Бәя мәсьәләсендә дә җитештерүче өчен ел яхшы булды», — диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, иң зур үсеш үсемлек мае (29 процентка), сөт (31 процентка), шикәр комы (4,9 процентка), икмәк-күмәч ризыклары (10 процентка), сыер мае (8 процентка), әче сөт продуктлары (9 процентка) җитештерү буенча күзәтелгән.

«Җитештерүнең үсүе безнең продукциянең экспорт күләмен арттыруга китерде. Өченче ел рәттән чит илләргә сатыла торган продукция күләме үсә. Узган елда Татарстанда җитештерелгән азык-төлек товарлары чит илләргә 273 млн долларга озатылды. Бу алдагы чорга карата яхшы динамика», – диде Наил Залаков.

Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе иң күбе Төркия (50 млн доллар), Казахстан (41 млн доллар), Латвия (40 млн доллар), Белоруссия (23 млн доллар), Үзбәкстан (16 млн доллар), Германия (12 млн доллар), Польша (5,5 млн доллар), Азәрбайҗан (5,4 млн доллар) базарларына чыккан. Иң зур экспортерлар буларак «Казан май-экстракция завод», «Эссен Продакшн АГ», «Агрокөч», «Татспиртпром» оешмалары аталды.

«2020 елда кибетләрдә дә азык-төлек ассортименты кимемәде. Безнең икмәк-күмәч эшләнмәләребез, сөт, сөт продукциясе Татарстан киштәләрендә якынча 95 процентны тәшкил итә. Үзебезнең шикәр, тавык ите, йомыркасы кибет киштәләренең яртысын диярлек алып тора», — диде Наил Залаков.

Фото: yandex.ru

ЧЫганак: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/18-02-2021/tatarstanda-azyk-t-lek-iteshter-ber-el-echend-14-1-protsentka-artkan-5807565

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев