Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Томбарлысында яшәүче Әлфия Шагалиева чеби үстерү серләре белән бүлеште

Үз йорты белән яшәп, бер тапкыр булса да кош-корт үстереп караган кеше, ел саен яз җитүне түземсезлек белән көтеп ала. Бакча эшләре, башка мәшәкатьләрдән кала, өй шартларында инкубатор ярдәмендә кош-корт чыгару белән шөгыльләнүчеләр дә күп безнең районда. Татар Томбарлысы авылында яшәүче Әлфия Шагалиева ел саен күпләп кош-корт үстерә.

Әлфия апаның өй бүлмәләре саен төрле зурлыктагы инкубаторлар эшләп тора. Эштән кайту белән ул өй мәшәкатьләренә чума.   

Инкубатор белән өченче ел инде чебиләр, үрдәкләр чыгарам. Инкубатор үзенә бик күп игътибар сорый, – дип сөйләде Әлфия Шагалиева. – Һәр эшнең тәртибе, җае булган кебек үк, чеби чыгаруның да үзенчәлекләре бар. Аларны температурасын, дымлылыгын да карап, тикшереп торырга кирәк. Чебиләр чыгарга өч-дүрт көн кала инкубаторны ачып, йомыркаларны бераз суытам, дымлылыкны арттыру өчен су бөрким. Егерме бер көн дигәндә, бройлерлар чыгарга тиеш. Унтугызы көнне 21 көн була, чебиләр көтәм.

Быел да яз җитү белән перепелкалар ягъни бытбылдыклар, гади йорт тавыклары, бройлерлар, берничә төрле үрдәк йомыркаларын куйган. Беренче партия чебиләрне ул февраль аенда ук утырткан. Киләсе елга әлеге исемлекне каз да тулыландырачак икән. Утыртыр өчен Әлфия апа йомыркаларны махсус сатып ала. Кош-кортларның төрле токымнарын үстереп карау кызыграк, ди ул.

Чебиләргә башта махсус азык кына ашатам. Бөтен төрле витаминнар бар анда. Аннары ике айдан соң гына тышка чыгарам, анда инде ашамлыкларны өйдәгечә кушып ашата башлыйм, – дип сөйләде Әлфия ханым. – Үзләренең махсус азыгы булгач, алар бик үлмиләр дә, витаминлы ул. Кайнаган, чиста суны алларына салып торам.

Өченче инкубаторда йомыркаларның төрлелегенә хәйран калырлык. 104 йомырка сыешлы инкубаторда яшел, зәңгәр, сары, ак, соры һәм кызыл куе кызыл төстәгеләре бар. Тиздән алардан да тере йомры йомгаклар чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев