Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Ташлысы авылы халкы чираттагы гуманитар ярдәмне тапшырды

Сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә Татар Ташлысы авылы халкы да актив катнаша. Бу хакта Ташлы авылында клуб мөдире һәм китапханәче булып эшләүче Гөлнур Шәрифуллина хәбәр итте.

Хәрбиләргә ярдәм төрлечә оештырыла. Бу эштән уңган-булган хуҗабикәләр дә, кулы эш белгән ир-егетләр дә читтә калмаган. Хәтта кечкенә балалар да җиңү рухы белән язылган хатлары, рәсемнәре белән көч һәм дәрт биреп тора.
– Авылыбызның хатын-кызлары, җыелышып,  махсус хәрби операциядәге якташларыбызга токмач та кистеләр, кәбестә дә тозладык, – дип сөйләде Гөлнур Шәрифуллина. – Гуманитар ярдәм җыюның туктап торганы юк, ул көн саен дәвам итә. Авылдашлар гигиена, урын-җир кирәк-яраклары, төрле күчтәнәчләр, өйдә әзерләнгән консервалар, җылы кием-салым, эчке киемнәр, оекбаш һәм медицина кирәк-яраклары да  китерәләр. Җыелган әйберләрнең яртысын үзәк китапханәдәге гуманитар ярдәм җыю буенча круаторыбызга тапшырдык, аннары район үзәгендәге гуманитар ярдәм җыю пунктына да илттек. Чөнки хәрбиләргә ярдәм ике юнәлештә озатылачак. Безнең авылыбызда туып-үскән биш егетебез бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Аларның исән-сау кайтуларын телибез, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

Фото: Гөлнур Шәрифуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев