Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Кандызында ветераннарны зурладылар

Санаулы көннәрдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы җитә. Дистә еллар үтүгә карамастан, сугыш кагылган һәр гаилә, һәр кеше, бигрәк тә шул чорга балачаклары туры килгәннәр аянычлы язмышларга, сынауларга дучар булганнар. Шушы көннәрдә Татар Кандызы авылында сугыш чоры балаларына күчтәнәчләр тапшырдылар.

Ветераннарны бәйрәм алды көннәрендә котлау, аларның хәлләрен белү, кирәк вакытта ярдәм итү – матур бер гадәткә әверелде. Татар Кандызы авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары ветераннар, сугыш чоры балалары өчен чын бәйрәм оештырып йөрделәр. Барлыгы 45 ветеранның өйләренә барып, алар белән аралашып, хәтта шигырьләр-җырлар бүләк итеп йөрделәр.

– Безне һәр өйдә сөенеп каршы алдылар, рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Хөсәенов. –  Кайвакыт өлкәннәргә сөйләшү, аралашу да җитми, аз гына игътибар күрсәтсәк тә, аларның күңелләре була бит. Очрашу вакытында без аларның үзләре күргән- белгәннәрен сөйләтергә тырышабыз. Тарих, өлкән буын белгән вакыйгалар яшь буынга ишетелеп калырга тиеш. Безнең белән мәктәп укучыларының да ветераннарга баруы – икеләтә күңелле. Алар да ветераннарыбыз сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлыйлар.

– Рәхмәт, безне онытмыйлар, – дип чын күңеленнән рәхмәтләрен укыды Нуридә апа Нургалиева. – Күчтәнәчләр өчен, хәлләрне белеп киткәнегез өчен.

– Бик рәхәт, бик күңелле, – ди Рәшит абый Яхин да. – оештыручыларга да, таратып йөрүчеләргә дә рәхмәттән башка сүз юк.

Һәр кергән йортта истәлеккә диеп фото да ясадылар. Өлкәннәр бик теләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев