Татар Кандызы авылында яшәүче хезмәт ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Җәмилә Иркәгали кызының балалык һәм яшьлек еллары авыр елларга туры килә. Ул, барлык яшьтәшләре кебек үк, сугыш елларында колхозда эшләгән, төрле катлаулы эшләр башкарган. Аларга хәтта комбайн урынына ашлык җыюны да кулдан башкарырга туры килгән.
20 яшендә Җәмилә апа Габделхак исемле егеткә кияүгә чыга. Өйләнгәннән соң, яшь ир армиягә дүрт елга хезмәт итәргә китә. Ире Габделхак белән Җәмилә апа өч кыз тәрбияләп үстереп, бергә 40 елга якын матур гомер кичергәннәр. Хәзер юбилярның биш оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Кызы Зәмия сүзләренчә, Җәмилә апа бик пөхтә кеше, чисталык, тәртип ярата. Ул кайчандыр шәлләр һәм йон оекбашлар бәйләү белән дә шөгыльләнгән. Кызы сүзләренчә, бәйләгән оекбашлары фабриканыкы кебек булган.
Бу бәйрәм көнендә юбилярны иң якын кешеләре генә түгел, район ,ашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Хөснуллина да котлады.
Фото автора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев