Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Спортчы – көрәшче генә түгел, матур үрнәк күрсәтүче дә

Баулы районында яшәүче үтә дә сәләтле, төрле яклап үзен “үстерүче”, спортны үз иткән якташларыбыз хакындагы язмаларны дәвам итәбез. Шундый кешеләрнең берсе – Руслан Марат улы Мөхәммәтҗанов.

Руслан Мөхәммәтҗанов беренче карашка аз сүзле, кырыс кеше кебек. Тик сөйләшә башлагач, аның хакында мин генә түгел, район халкы да аз беләдер кебек тоелды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы районы буенча дәүләт инженер-инспекторы, бүлек җитәкчесе булып эшләүче Руслан Марат улы спортчы да икән. Күпләребез әле аның гер күтәрү остасы, бик күп Сабан туйлары, көрәш мәйданнарын тотучы көрәш остасы, өстәл теннисы, бильярд, шашка һәм шахмат, чаңгы ярышлары җиңүчесе икәнен белмидер дә. Шулай ук ул футбол, волейбол кебек уеннарны да үз итә.

– Мин үзем Яр Чаллы шәһәрендә туып устем. Кечкенә вакыттан ук төрле  спорт түгәрәкләренә йөрдем. Мин йөрмәгән түгәрәк һәм спорт секцияләре  калмагандыр, – дип, үзе хакында сөйли башлады Руслан Мөхәммәтҗанов. – Ә көрәш белән 2012 елда гына ныклап мавыга башладым. Ул вакытта миңа 25 яшь иде. Яр Чаллының “Витязь” спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым. Укучылар белән генә түгел, яшьләр белән дә тренер Фәйзуллин Рәкип Нәҗипович шөгыльләнә иде. Ул миңа да көрәш серләрен өйрәнергә ярдәм итте.

Татар милли көрәше – үзе бер дөнья. Руслан Мөхәммәтҗанов та, көрәш белән ныклап кызыксынып, танылган көчле көрәшчеләр тирәлегенә килә.

– Миңа көчле керәшчеләр үрнәк күрсәтте. Алар арасында Эльдар Хәмитов, Айдар Нәҗмиев, Артур Сафин, Азат Гәбдрәшитов, Рамил Хисмәтуллин, Ранис Гыйләҗетдинов, Равил Зәйнәшев, Илдар Гайнетдинов, Илнур Хәйбуллин һам башка дәрәҗәле көрашчеләр бар, – ди Руслан Мөхәммәтҗанов. – Рэгби уеннары бик кызык узалар иде, “Витязь” грек-рим көрәшчеләре бирешергә яратмый иде. Чаллыдан спортчы егетләр белән Октябрьский шәһәрендә Дамир Миннегулов истәлегенә үтә торган, рэгби уеннарында катнаштым. Ул традициягә кереп китте, инде өч ел рәттән май аенда  катнашам, масштаблы уздырыла ул. Көрәшчеләрнең дә “каймагы” арасында шөгыльләндем диярга була. Алар арасында – Владимир Юдин, Мансур Минһәҗев, Данис Таһиров, Виталий Юкин, Айрат Гыйлаев, Азамат Вильданов, Марат Гарипов, Айнур Шәйхетдинов, Максим Степанов, өч бертуган Шәфыйковлар, Илшат Сибгатуллин һам башкалар.

2017 елда Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Баулыга күченә. Яңа яшәү урыны, үз йортыңны булдыру кебек мәшәкатьләр Русланны бераз гына көрәштән читкә алып китә.

– Чаллыдан күчеп кайткач, көрәш белан шөгыльләнгән юк диярлек, шулай да бөтенләй ташлый да алмыйм. Көрәш – бит чир кебек инде ул. Гомумән, нинди генә спорт төрен алсак та, аннан тиз генә китү авыр, – ди Руслан Мөхәммәтҗанов. – Мин хәзер күбрәк Сабан туйларда гына көрәшәм дияргә була. Шулай ук гер күтәрерга яратам. Калган спорт төрләре буенча ярышларда да, өлгерсәм, катнашам.

Сүз уңаеннан, якын-тирә район һәм авылларда ел саен Руслан Мөхәммәтҗановның үз авырлыгында көрәшеп, дистәләр тапкыр батыр калганы бар. Бу хакта гаилә архивындагы фотосурәтләр сөйли. Быел Татар Кандызы Сабан туенда откан тәкәне ул авыл мәчетенә корбанлык малы итеп бүләк иткән. Менә шундый батыр гына түгел, ә матур эшләре белән дә башкаларга үрнәк күрсәтә ул!

Руслан Мөхәммәтҗанов спорт өлкәсендә дә, эшендә дә алдынгы, актив позициядә. Ә гаиләсендә үрнәк тормыш иптәше, дүрт баласы өчен кайгыртучан әти дә.

– Бүгенге көндә тормыш иптәшем Рәмзия белән дүрт балабызны үстерәбез. Аларны да, төрле яклап камил итеп, тиешле белем генә түгел, спорт буенча да өлгертәсе килә. Шуңа күрә әби-бабайларның ярдәмен дә тоябыз, – ди гаилә башлыгы. –  Олы улыбыз Тимурга 13 яшь. Ул хоккей, өстәл теннисы, бильярд, чаңгы ярышларын ярата. Уңышлары бар, үзе теләп шөгыльләнә. Ә икенче улыбыз Алмазга 11 яшь. Шулай ук хоккей ярата, бильярд, чаңгы ярышларын үз итә. Алмаз белән дә горурланабыз. Улларыбызның спорттагы булган уңышлары хакында яулаган медальләре, кубоклар, дипломнар сөйли. Өйдә аларның аерым ясалган спорт почмагы бар. Ирешкән уңышларны шунда теркәп, элеп барабыз. Бик күп җыелды инде. Киләчәктә дә улларыбызның уңышлары күп булсын. Гомумән, төрле спорт төре белән шөгыльләнү төрле яклап сәламәтлеккә файдалы, аларның сәләтләрен ача. Ә кызыбыз Ясминәгә 7 яшь, ул әлегә җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Төпчек кызыбыз Мәрьямгә әле өч кенә яшь. Ул да тиктормас, бик актив бала. Улларыбыз һәм кызларыбызның спорт яратулары өчен сөенәбез, җиңүләре белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев