Соңгы атнада Татарстанда шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан
Марат Җәббаров әйтүенчә, тарату үзәкләрендә запаслар җитәрлек. Азык төлек дефициты өчен җирлек юк.
Соңгы атнада Татарстанда шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифингта әйтте.
«Узган атна эчендә халыкның көнбагыш маен сатып алу күләме — 9 тапкыр, карабодай буенча — 5 мәртәбә, тозга ихтыяҗ 7 тапкыр артканы күзәтелде», — диде министр.
Марат Җәббаров әйтүенчә, тарату үзәкләрендә запаслар җитәрлек. Азык-төлек дефицитына җирлек юк.
«Ажиотаж туктар дип өметләнәбез. Халык күпләп алганга, кибет киштәләре бушап кала, товарны тарату үзәкләреннән кайтарып та өлгермиләр хәтта», — диде министр. Ул кибетләрдә продукция җитәрлек күләмдә булуы контрольдә тотылганын әйтте.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев