Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шалты мәчетендә Мәүлид үткәрделәр

Шалты авылының “Фәррах” мәчетендә дә олысы-кечесе дини чарага җыелган. Бәйрәмне “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова һәм авылның хаҗиясе, ветеран укытучы Римма Гыйльфанова әзерләгән. Ә авыл халкы аларга бик теләп кушылган.

“Һиҗри календарь буенча Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай –  сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд дөньяга килгән ай, – дип аңлатты чараны оештыручыларның берсе Наҗия Гыйльфанова. – Бу айда мөэминнәрнең күңелләре нурлана, чөнки бу ай безнең Пәйгамбәребезнең тормышын искә төшерергә, аның сөннәтен яңартырга, мәхәббәтебезне арттырырга мөмкинлек бирә. Рабигыль-әүвәл – рәхмәт һәм бәрәкәт ае да. Бу айда күбрәк салаватлар әйтү, дога кылу, изге гамәлләр кылу зур савапка китерә. Шуңа күрә, балаларыбыз белән мондый бәйрәмнәргә җыелу тагын да күркәм. Алар да күреп, ишетеп, белеп үссеннәр. Аллаһ Раббыбыз Рабигыль-әүвәл аен һәрберебез өчен бәрәкәтле, нурлы һәм хәерле итсен! Бу ай барыбызга да бәрәкәт, иманыбызга көч-куәт бирсен. Мәчетләребезгә түбәтәйләр киеп килгән кечкенә малайларның тырышып-тырышып Коръән аятьләре укуларын күреп, күңелләр сөенә”.

Чараны оештыручылар сүзләренчә, өлкәннәр мөнәҗәтләр дә әйткәннәр, аларга балалар да кушылган. Догалар укыганнан соң, теләгән кешеләр хәер тараткан, шулай ук мәчет исеменнән балаларга бүләкләр бирелгән. Мәүлид бәйрәме, кунак табыны – күчтәнәчләргә бай чәй өстәле – белән тәмам булган.

 

Фото: Наҗия Гыйльфанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев