Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Салих авыл җирлеге халкы махсус хәрби операция зонасына ике тоннага якын яшелчә җыеп җибәрде

Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле район авылларында һәр көз саен яшелчә җыеп озату эше дә актив оештырылган. Әлеге изге эшкә авыл халкы теләп кушыла. Шушы көннәрдә Салих авыл җирлегенә караган Салих, Яңа Чүте, Хәнсевәр авылларында яшәүчеләр дә ике тонна яшелчә җыеп тапшырды.

– Бу эштән авылларда яшәүчеләр читтә калмады, – дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин. – Бәрәңге, кәбестә, суган, кишер кебек яшелчәләрне мулдан җыйдылар. Шулай ук авыл җирлегендәге умартачылар балдан да хәрбиләргә өлеш чыгарды. Оста куллы хуҗабикәләребез тозлы кыярлар, саклана торган консервланган яшелчә салатларын, төрле җиләк- җимеш кайнатмаларын да гуманитар ярдәм җыю машинасына чыгардылар.

Алда салкын кыш. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, халык солдатлар өчен җылы оекбаш-бияләй, кием-салымын да мулдан җыеп җибәргән. Шулай ук авылдан читтә яшәүчеләр дә гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен кертәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев