Сабан туйлары асылын югалтмый
Баулы Сабан туеның икенче көнендә район авылларында да бәйрәмнәр гөрләде. Һәр авылның үз үзенчәлеге, һәр бәйрәм үзенчә матур.
Исергәп авылында да Сабан туе халык күңелендә ел буена җитәрлек җылы хисләр калдырды. Һәрвакыттагыча бәйрәм күрке булган борынгы күмәк уеннар, җыр-бию кунакларны мәйдан уртасына җыйды.
Елда көтеп алына торган милли бәйрәм Сабан туе борынгы заманнардан ук Коръән аятьләре белән башлана торган булган. Чөнки Сабан туе – кырларда чәчү төгәлләнүне бәйрәм итү. Уңыш мул булсын, аны хәвеф-хәтәрләрсез җыеп алуны теләп, күмәк догалар укылган. Матур гореф-гадәтләргә тугры калып, елдагыча Исергәп Сабан туе да шулай башланып китте. Авылның имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров, мәйданга җыелган авыл халкына, читтән кайткан кунакларга изге теләкләрен әйтеп, догалар укып, фатихасын бирде.
Исергәп авылыннан чыккан, бүгенге көндә Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Ленар улы Бакировны авыл халкы һәр бәйрәмдә көтеп ала, аның Сабан туе белән котлап җиткергән матур теләкләренә тамашачы көчле алкышлар белән җавап бирде. Шулай ук Исергәп авылында туып-үскән, үзенең хезмәт баскычларын “Урал” колхозында башлап җибәргән Нурислам Нуриман улы Хәбипов та бәйрәм котлауларын җиткерде.
Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин Исергәп авылының иң өлкән кешесе Бибигөл Батраеваны бәйрәм сәхнәсенә чакырды. Шушы көннәрдә аңа 97 яшь тулган. Шулай ук Исергәп авыл җирлегенә караган Яңа Баулы авылында шушы көннәрдә туган сабый – Константин Петровка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Авыл тормышына үз өлешләрен кертеп, гел ярдәмгә килеп торган актив яшьләр дә бүләксез калмады.
Көннең матур, явым-төшемсез булуы да бәйрәмгә нур булды. Шуңа күрә халык милли уеннарны да, рәхәтләнеп, күмәкләшеп уйнады. Ә уеннарның ниндие генә юк иде: чүлмәк вату, авыш баганага менү, капчык киеп йөгерү, баганага утырып, капчык белән сугышу, сулы чиләкләрне көянтәгә элеп йөгерү, аркан тартышу, гер күтәрү, кашыкка йомырка салып йөгерү... һәм тагын бик күп төрле күңелле уеннар оештырылган иде. Сабан туе кунаклары күңеленә бигрәк тә арбаларга утырып ярышу, парлап капчык киеп йөгерү, киез итек киеп финишка килү кебек уеннар хуш килде. Ә балалар инде бүләк кисү уены яныннан китмәделәр. Сабан туенда матур традициягә әйләнеп киткән волейбол уенын да яшьләр бик ярата.
Сабан туеның бизәге булган милли көрәшкә бер генә кеше дә битараф түгел. Яшьләр арасында беренчелекне Руслан Хәлиуллин алып, тәкә белән бүләкләнде. Зурлар арасында абсолют батыр исеменә Радик Әхмәтҗанов лаек булды. Исергәп авылында милли көрәш серләренә балаларны өйрәтүче Эльвир Тимаев, Айнур Хәлимовларның укучылары да матур һәм сөендерерлек нәтиҗәләр күрсәттеләр. Көрәшче егетләрнең барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Мин Сабан туена көрәш карарга чыгам. Елдан-ел кечкенәрәк балаларның көрәшкә тартылуы, оста итеп көрәшүләре сокландыра, – ди Газинур Латыпов. – Сабантуйның иң кызыгы – милли көрәш һәм ат чабышлары да бит инде. Кызганыч, соңгы елларда авылларда ат чабышлары бетте. Мин үзем дә кечкенә чакта ат чабышларында катнаша идем. Ул онытылмас булып хәтердә калган. Без малайлар атларны махсус өйрәтә идек, чабышкы итеп әзерли идек. Бәйрәм бик күңелле, оештыручыларга рәхмәт.
– Ел саен Исергәп Сабан туена сагынып кайтабыз. Безнең туганнар биредә яши, – ди Рамил Закиров. – Без кечкенә чактан ук авыл бәйрәмен көтеп алабыз. Заманалар үзгәрсә дә, бу бәйрәм – туганнарны җыючы, очраштыручы чара. Бик күңелле, оештыручы һәм алып баручы кызлар зур эш башкаралар, сокланып карыйбыз.
Бәйрәм барышында, уеннар белән беррәттән, сәхнәдә җыр-биюләр тынып тормады. Сабан туеның махсус кунагы, яшь җырчы Илдус Садыков, Туймазы районыннан килгән талантлы җырчылар һәм биюче кызларның чыгышларын халык яратып кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев