Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Озак еллар бергә яшәгән гаилә парлары – район күрке

Шалты авыл мәдәният йортында “Пар балдаклар” шоу-тамашасы булып үтте. Чара Фәнүзә Айдагулова һәм аның иҗатташ дуслары, Шалты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды һәм алда билгеләп үтеләчәк Әниләр көненә багышланды.

Шалты авылында озак еллар гомер иткән гаилә парлары – Хәмзиннар һәм Каниповлар бәйрәм күрке булды. Роза һәм Венер Хәмзиннарның гаилә корып яши башлауларына 43 ел булган, ә Гөлйөзем һәм Чулпан Каниповлар 41 ел бергә гомер итәләр.

Хәмзиннарның һәм Каниповларның тырыш гаиләләре авылда һәм районда үрнәк.

Роза Хәмзина гомере буе чит телләр укытучысы булып эшләгән. Берничә буын балага белем һәм тәрбия бирүдә зур өлеш керткән. Аның тормыш итәше Венер Хәмзин шофер булып эшләгән һәм бүгенге көндә дә үз һөнәренә тугры булып, хезмәт юлын дәвам итә. Тату һәм мул гаиләдә алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә алты оныкларының уңышларына сөенеп гомер итәләр.

Гөлйөзем Канипова Шалты авылында озак еллар фельдшер булып эшли. Аның белемле һәм шифалы куллары бик күпләргә савыгырга ярдәм иткән. Тәүлекнең кайсы гына вакыты булуга карамастан, ул авылдашларына ярдәмгә ашыга. Ә гаилә башлыгы Чулпан Канипов мәктәптә кочегар булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә дә кулыннан баяны төшми, үзе җырлар иҗат итә. Аларның җырлы-моңлы гаиләсендә ике кыз бала үскән. Бүгенге көндә дүрт оныклары өчен җан атып яши алар.

Чара дәвамында Фәнүзә Айдагулова һәм аның “Умырзая” ансамбле коллективы, баянчы Зәйтүн Муллаянов, җырчылар Саҗидә Әхмәтҗанова, Гөлнара Абдуллина, Ленар Солтанов, үзешчән җырчылар Альбина Халиуллина, Хансөяр авылыннан  Рина Гафиятуллина, Салих авылыннан Тәслия Галиева һәм Әнисә Галиева үзләренең дәртле-моңлы җырларын бүләк иттеләр.

Чарада катнашкан гаиләләр дә үзләренең уңган-булганлыкларын, җыр-моңга оста булуларын күрсәттеләр. Яшьлектә булган матур хатирәләрен сөйләделәр, яшәү дәверендә килеп чыккан кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр.

Бәйрәмгә чакырылган гаилә парларын һәм тамашага килгән авыл халкын Баулы районы ветераннар берләшмәсе рәисе Альбина Хәлиуллина, Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин алда булачак, әниләр көне белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев