Өлкәннәрне зурлап, бәйрәм чаралары дәвам итә
Баулы районы авылларында Өлкәннәр декадасы уңаеннан төрле бәйрәм чаралары колач алды. Исергәп авылы мәдәният йортында да зур концерт булды. Бәйрәм кунаклары – Өлкәннәр, мул итеп әзерләнгән табын артында утырып, котлаулар кабул иттеләр.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы исеменнән Ләйлә Гафиятуллина котлау сүзләре белән ачып җибәрделәр. Аларның изге теләкләренә мәктәп укучыларының чыгышлары кушылды.
– Быел миңа 91 яшь тулды. Ел саен бәйрәмгә зурлап чакыралар, – дип сөйләде Әнисә апа Хаҗипова. – Мин гомерем буе авыл өчен эшләдем дип әйтә алам. Клубта идән юдым, авыл җирлеге Советында эшләдем. Бүген рәхәтләнеп концерт карадым. Оештыручы кызларга рәхмәт.
Ветеран укытучылар Салават Котлыев, Рүзилә Әбүзарованың чыгышлары да өлкән тамашачы күңеленә хуш килде.
– Шундый матур, җылы бәйрәм булды бүген, – дип сөйләде гомере буе балалар бакчасында эшләгән Зәлинә Талипова. – Табыннар ясаганнар, ризык мулдан. Рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирделәр безгә.
Авылдашы Зәлинә апаның сүзен Гөлчирә Дәүләтова дәвам итте. Ул да үзенең рәхәтләнеп рухи азык алуын әйтте.
Бу көнне шулай ук район мәдәният йортыннан да үзешчән артистлар килде. Чараны алып баручы Йолдыз Шакирова тамашачы-кунаклар белән төрле уеннар да оештырырга өлгерде.
Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев