Могҗизалы яшелчә
Җәй һәм көз айлары Баулы бакчачыларының да уңыш алу чоры. Яшелчә-җимешләр арасында табигать могҗизалары да очрап куя. Матур гадәт буенча, һәвәскәр бакчачылар гаҗәеп формаларга кереп үскән һәм гадәти булмаган төсләргә кереп үскән яшелчә-җимешләрен “Хезмәткә дан” газетасының “Могҗизалы яшелчә” рубрикасы белән дә бүлешәләр.
Баулыда яшәүче Нурфия Фәхриева бакчаларында ел саен күпләп помидор үстерә. Быел да аларның бакчасында биш-алты сорт томат үскән. Үсемлекләрне вакытында утыртып, кирәк кадәр суын сибеп, ашлап торгач, уңышы да хуҗаларны куандыра.
– Помидорлар быел зурлыклары белән шаккаттырды. Алай гына да түгел, араларында төрле формаларга кереп үскәннәре бар, – ди Нурфия ханым. – кайберләре 800 граммга кадәр җитә авырлыгы буенча. Уңыш җыйганда эче тишек булып үскән помидор кызык булып тоелды, никтер мин аны “бублик”ка охшаттым, кабартма дибез инде.
Фәхриевләрнең оныклары Самира да бакча эшен ярата икән. Алтынчы класста укучы кыз әби-бабасына кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Эре һәм төрле формада үскән яшелчә-җимешләргә иң сөенүче дә ул икән.
Нурфия апа сүзләренчә, помидорлар ел саен мул уңыш бирә, ә уңган куллы хуҗабикә алардан гаилә өчен тәмле салатлар, сок әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев