Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов Түбән Кама районына 15 яңа зур сыешлы автобус тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүгенге эш сәфәре барышында Кама аръягына чыккан вакытта, Түбән Кама районына 15 яңа зур сыешлы автобус ачкычларын тапшыру тантаналы йоласында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана барышында Түбән Кама районы өчен пассажирлар ташуны үстерү хәзерге вакытта приоритетлы бурычларның берсе булуы билгеләп үтелде. Яңа автобусларны алу турында муниципаль берәмлек башлыгы Радмир Беляев бер атна элек үк хәбәр иткән иде.

Муниципалитет "Тормыш өчен инфраструктура" милли проектының "Пассажирлар ташуны үстерү" федераль проекты буенча метанга эшли торган ун LOTOS-105 урта класслы автобус һәм дәүләт программасы буенча биш "НефАЗ 5299-31-52" шәһәр яны автобусы алды.

Пассажирлар ташу парлкын яңарту Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән берлектә льготалы программалар буенча гамәлгә ашырыла.

Татарстан Рәисе һәм Түбән Кама мэрыннан тыш, тантанада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, "Газпром газмоторное топливо" ҖЧҖ Урта Идел филиалы директоры Булат Газизуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Автобусларга сертификат "Түбән Кама АТП" ҖЧҖ генераль директоры Юрий Ивановка тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында бүген Татарстанда күп кенә шатлыклы вакыйгалар булуын искәртте. Мәсәлән, Әлмәттә яңа перинаталь үзәк ачылды.

"Россиянең нефть эшкәртү лидеры – "ТАНЕКО" – бүген күп кенә кызыклы проектларны гамәлгә ашыра. Һәм бүген Түбән Камада пассажирлар ташулар үсә. Шәһәр өчен бу мөһим юнәлеш иде. Яңа автобуслар шәһәр эчендәге ташуларны башкару бурычын хәл итүгә юнәлдерелгән. Пассажирлар ташу кебек юнәлешләрдә гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты шактый яхшырачак", – диде ТР Рәисе.

"Безнең шәһәр транспорты парлкын үстерү, матди-техник базаны ныгыту буенча тулы программабыз бар", – дип ышандырды ул.

Радмир Беляев үз чиратында, үз җитәкчелегендәге шәһәр өчен бүген чыннан да мөһим көн булуын ассызыклады. "Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без 15 зур сыешлы автобус сатып алдык. Хәтерлисездер, бездә күбесенчә кечкенә сыешлы автобуслар эшли иде, ләкин Түбән Кама кебек зур сәнәгать үзәге өчен автобуслар..."


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев