Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең Пушка бакчасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен төбәкнең күренекле кешеләренә тапшырды.

«Яңа ел алдыннан гадәткә кергән изге йола буенча без Казан Кремлендә иң лаеклы татарстанлыларны хөрмәтлибез. Бүген бу залда республиканың һөнәри осталык, эшенә тугрылык, намуслылык, Ватанга хезмәт итү үрнәге булган вәкилләребез җыелды», – диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан 2025 ел ахырына макроикътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били, Россиянең терәк төбәге исемен саклап кала. Бу казанышларга Россия Президенты Владимир Путин һәм ил Хөкүмәте ярдәме булмаса, ирешеп булмас иде.

«Быелгы ел Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узды. Республикада тантаналы чаралар һәм ветераннарны хөрмәтләү уздырылды. Тарихи хәтерне, буыннар дәвамчанлыгын һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә алга таба да иң зур игътибар юнәлтү мөһим», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Ул искәртте, 2026 ел республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.

«Аерым җылылык белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен билгеләп үтәсем килә. Федор Константинович Гарбуз – Казан авиация заводы ветераны, Хөбәйбә Мөзәгит кызы Баязитова – «Ак барс» хоккей клубының иң тугры җанатарларының берсе, һәм иң мөһиме, ул үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтә», – диде Татарстан Рәисе.

Ул шулай ук Россия җәмгыятендәге төп рухи-әхлакый кыйммәтләрнең берсе – ныклы гаилә булуын искәртте. Бүген бүләкләнүчеләр арасында биш бала тәрбияләгән Казанның Сәфиуллиннар гаиләсе дә бар. Улларының берсе – Айнур Сәфиуллин, күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, ил Президенты указы белән Россия Герое исеменә лаек булды. Ул бүген дә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәвен дәвам итә.

«Мондый гаиләләр – иң яхшы гаилә традицияләренең, балаларны дөрес һәм акыллы тәрбияләүнең үрнәге», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә Хөбәйбә Мөзәгит кызына ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, ә Федор Константиновичка – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале тапшырылды.

«Минем әбием Хөбәйбә Мөзаһит кызы бүген 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның өч кызы, 5 оныгы, 11 оныкчыгы, 3 оныкчыкчыгы бар. Ул ат караучы булып эшләгән, Ютазы районында уңыш һәм урман ташыган. Хәзер әбием кызының берсе белән яши, хоккейны ярата. «Ак Барс» командасының барлык матчларын карый», – дип сөйләде «Татар-информ»га ветеранның оныкчыгы Снeжанa Гильфанова.

«Ата-ана хезмәте» ордены медале белән Альберт Рәфәгать улы һәм Лилия Дамир кызы Сәфиуллиннар гаиләсе бүләкләнде. Алар 32 ел никахта. Лилия Дамир кызы – бухгалтер, аның ире мебел сәнәгатендә эшли.

«Балаларны яратырга кирәк. Һәр бала гаиләгә яңалык китерә», – диде күп балалы әти бүләкләү тантанасыннан соң журналистлар белән әңгәмәдә.

Ул билгеләп үтте, аның Россия Герое исемен алган улы балачактан хәрби техникага кызыксыну күрсәткән, полководецлар турында китаплар укыган, патриотик фильмнар караган. Альберт Рәфәгать улы үзе – Әфганстандагы сугыш ветераны.

«Безнең илдә гаилә институтын кадерләүләре, ананы һәм баланы саклаулары һәм яклаулары бик күңелле», – дип өстәде Лилия Дамир кызы.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операция катнашучылары бүләкләнде.

«Татарстанлылар бүген махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үти. Без дәүләтнең суверенитетын һәм иминлеген фидакарьләрчә яклаучы хәрбиләребез белән горурланабыз», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Барлыгы бу көнне дәүләт бүләкләрен 54 кеше алды – табиблар, педагоглар, артистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төзүчеләр, юристлар, икътисадчылар, галимнәр, терлекчеләр, машина төзүчеләр, механизаторлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев