Матур яшәү – тирән сер ул
“Гаилә учагы” махсус проекты геройлары Венир һәм Роза Хәмзиннар – Шалты авылында яшәүче үрнәк парларның берсе. Венир Хәйбрахман улы гаилә учагын тергезергә утын табучы кайгыртучан гаилә башлыгы булса, Роза Мөхәммәтзакир кызы моннан 45 ел элек бергәләп кабызган гаилә учагын сүндерми саклаучы зирәк хуҗабикә.
Кайгыртучан гаилә башлыгы
Венир Хәмзин Шалты авылында туып үсә. 7нче сыйныфны тәмамлауга ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый, 9нчыдан соң үзе комбайнны иярли. Туган җиргә мәхәббәт, җир эшен, техниканы ярату шул вакытларда барлыкка килә. Армиягә кадәр Әлмәт шәһәрендә машина йөртүчегә укый ул. Шуннан бирле руль артында, гомер буе туган авылында механизатор, машина йөртүче булып хезмәт куя. Комсомол секретаре, партия әгъзасы да була.
Әле дә, пенсиядә булса да, Венир Хәмзин җәйләрен урак вакытында “Берлек” җәмгыятендә эшләп йөри. Хезмәт сөючәнлек, җаваплылык һәм үз эшенә бирелгәнлек – Венир Хәйбрахман улына хас сыйфатлар. Аның гомуми хезмәт стажы 50 елдан артып китә.
Зирәк хуҗабикә
Роза Мөхәммәтзакир кызы тумышы белән Урыссу бистәсеннән. Мәктәптән соң Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетында белем ала ул. Дипломлы яшь белгечне юллама белән Баулы районына эшкә җибәрәләр. Район мәгариф бүлегендә берничә авылдан эш тәкъдим итәләр, кыз Шалтыны сайлый. 1978 елда килә ул бу якларга, Шалты мәктәбе яңа бинага күчкән ел. Мәктәптә кызның булачак тормыш иптәше Венирның абыйсы белән җиңгәчәсе мәктәптә эшли торган була. Кызны күрү белән алар: “Безнең энебез армиядә, ул кайткач, сезне таныштырабыз. Ул шундый әйбәт, сез бергә булачаксыз”, дип әйтәләр. Венирга да: “Сине бер кыз белән таныштырабыз”, дип язалар.
1979 елда егет армиядән кайта. Абыйсы белән җиңгәчәсе Розаны чәй эчәргә чакырып, яшьләрне таныштыралар.
– Озын, ябык егет, итагатьле генә сөйләшә. Гомумән, аларның гаиләсендә барысы да шундый тәрбияле, туган җанлы, – дип сөйли Роза Хәмзина.
Егет кызны озата башлый. Ә бу вакытта кызга күзе төшеп йөри торган тагын бер егет була.
– Венир аның белән очрашты һәм шунда бик тә әһәмиятле сүзләр әйтте, мин аларның сөйләшүен качып кына тыңлап тордым. “Иптәшкәем, монда син дә, мин дә бернәрсә дә хәл итмибез. Төп кеше Роза, ул миңа ошый. Кайтып кит, дип әйтсә, хәзер үк кайтып китәм, ул хәл итә барысын да”, – дип әйтте шул егеткә. Шул сүзләр миңа нык тәэсир итте, бу егет кешене хөрмәт итә торган кеше икән дип нәтиҗә ясадым үзем өчен. Шулай итеп мин Венирны сайладым, – ди Роза ханым.
Яңа гаилә
Венир тимерне кызуында суга: берничә ай очрашкач, кызга тәкъдим ясый. Урыссуда – никах, Шалтыда туй үткәргәннән соң Хәмзиннар гаиләсе барлыкка килә. Башта ике ел Венирның әти-әнисе белән яшиләр, аннары фатирга күченәләр. Тора-бара, Венирның әти-әниләре каршында өй сатуларын белгәч, шуны алалар, зурайтып, дөнья көтә башлыйлар.

Шуннан бирле 45 ел узып та киткән. Тату, үрнәк гаилә булып, аңлашып яшиләр алар, Гөлүзә, Илмир, Флүзә исемле балаларга гомер бирәләр. Кызлары икесе дә гаиләле, әти-әниләре үрнәгендә матур гомер итәләр, икесе дә әниләре сукмагыннан киткәннәр – педагоглар. Гөлүзә балалар бакчасында эшли, Флүзә декрет ялында, укытучы. Кызлары һәм кияүләре, Баулыда яшәгәч, еш кайтып йөриләр, бар эшләрне бергәләп башкаралар.
Хәмзиннар гомер буе мал-туар тотканнар, бакча үстереп яшәгәннәр. Хәзер дә тик тормыйлар: сугымга бозаулар, казлар, бройлерлар, тавыклар асрыйлар.
– Венир һәрвакыт ярдәмчел, итагатьле булды. Авылда да бик хөрмәт итәләр үзен, бар кешегә ярдәмчел ул, – дип мактап алды тормыш иптәшен Роза ханым. – Малларны карау гел аның өстендә булды, мин мәктәптә эшләдем, чит телләр укыттым. Аз гына эшләү белән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар, 30 еллап ул вазифада да булдым.
Роза Хәмзинаның гомуми хезмәт стажы 44 ел. Өч ел элек лаеклы ялга чыккан.
Язмыш сынаулары
Роза ханым элек бәйләү-тегү эшләренә оста булган. Ә хәзер исә ул, күңеленә хуш килә торган шигырьләрне табып ятлап, аларны гаилә мәҗлесләрендә сөйләргә ярата. Фәнис Яруллиның “Матур яшәү – тирән сер ул” дигән шигыре – аның яраткан шигыре. Роза ханым аннан бер өзек тә сөйләп алды:
Матур яшәү – тирән сер ул,
Без төшендек шушы сергә.
Бөтенесен тигез бүлдек –
Яндык бергә, көйдек бергә.
Гел янәшә бардык җирдә.
Нәк шул шигырьдәгечә, шатлыкны да, кайгыны да бергә кичергәннәр алар. Кызганычка каршы, тормыш юлы шома гына түгел, ачы җилләре дә бар – бала кайгысы килә аларга. 12 ел элек уллары Илмир 30 яшендә вафат була.
– 2013 елның 8 февралендә бертуган апам вафат булды. Абыем белән апам аңа кадәр мәрхүм булганнар иде. Шул елның декабрендә улыбызны югалттык, – дип искә ул чакларны Роза Хәмзина. – Мин 40 көн буе, кар ерып, зиратка йөрдем – аның белән сөйләшәм, өйдәге хәлләрне сөйлим. 40 көннән соң төшемә керде. “Әни, мине дә жәлләгез инде”, диде. Еларга ярамый, яшькә бата диләр, әллә шуңа шулай әйтте микән дип, зиратка баруымны сирәгәйттем. Улыбызның улына, оныгыбызга хәзер 15 яшь, кайтып йөри. Ул бигрәк әтисенә охшаган.
Бала кайгысын кичерергә Роза ханымның намазда булуы да ярдәм итми калмагандыр, мөгаен. Бу вакытта Венир абый белән бер-берләренә аеруча терәк була алар. Балалары да әти-әниләрен ялгыз калдырмыйлар. Кайгы да, шатлык та гаиләне берләштерә.
Тату гаилә серләре
Гаилә булгач, савыт-саба шалтырамый тормый, ачуланышкан чаклар да була. Андый чакларда Роза ханым, зирәк тормыш иптәше буларак, гаилә учагын саклап калырга омтыла.
– Үпкәләшсәк тә, кайтып китәм дигән уй башка кереп тә карамады, – ди ул. – Гаилә учагы булгач, аңа кемдер утын өстәп торырга тиеш бит инде – хатын-кыз гаилә учагын саклаучы диләр. Ләкин бит ул утынны кемдер әзерләргә тиеш, безнең утынны әзерләүче Венир инде. Ул аны кискән, киптергән, алып кергән. Ә мин бергәләп яккан учакны сүндермичә саклаучы – өйне чиста тотучы, һәрчак пешкән ризык булуны кайгыртучы, балаларны караучы.
Хәмзиннар бергәләп яккан учак җылысы барысына да җитә – кызлары, кияүләре, 6 оныклары бергәләшеп гаилә бәйләнешләрен саклыйлар, бер-берләренә терәк булып гомер итәләр.
2025 ел алар өчен аеруча истәлекле. Июнь аенда Венир һәм Роза Хәмзиннарның өйләнешүләренә 45 ел булган, сапфир туйларын билгеләп үткәннәр. Августта – кызлары һәм кияүләре Гөлүзә белән Венирның көмеш туйлары. Ә кече кызлары Флүзә һәм кияләре Рамилнең гаилә коруларына 15 ел. Ә өлкән оныкларының кияүгә чыгуына августта бер ай булган.
– Оныгыбызның никахында шундый сүзләр әйттем. “Мин сезгә, 45 елдан соң шушылай бер-берегез белән кулга-кул тотынышып, үзегезнең оныгыгыз алдында басып торып, аларга шушындый матур теләкләр теләвегезне телим”, дип котладым. Кызларымның да оныкларының туйларын күреп, шушындый теләкләр теләвен телим, – ди Роза ханым.
Гаилә башлыгы төшке ашка кайткан арада, тату гаилә серләрен аңардан да сораштык.
– Тату гаилә сере – балалар. Балалар, оныклар күбрәк булган саен, алар белән мәш килеп, тарткалашырга вакыт калмый, –дип җавап бирде шаян сүзле Венир абый. – Аннары ир-ат кеше өчен кайтуга ашарга әзер булу, кием чиста булу да мөһим. Ул яктан уңдым – Роза яхшы хуҗабикә.
Аның туганнары да (сүз уңаеннан, аларның барысы да укытучылар) Розага килен итеп түгел, үз туганнары кебек мөнәсәбәттә булганнар.
– Менә без барыбыз да 70 яшькә җитәбез, аралашып, балалар үстердек, оныкларыбыз үсеп килә – һаман мине бик якын итәләр. Алар кайтуга ишегебез һәрчак ачык, –ди кунакчыл хуҗабикә.
Авылдашлары Хәмзиннарның авыру туганнарын озак вакыт тәрбияләп яшәгәнлекләрен дә әйттеләр.
– Венерның энесе Әнәс шундый матур егет иде. Армиядән соң чирләде һәм 15 елдан артык урында ятты. Әти-әни, без, кайтканда туганнары – барыбыз бергәләп тәрбияләп тордык. Иң авыры Венирга төште, ул, бер карусыз, көне-төне ярдәм итте, – ди Роза ханым.
Ә Венир абый авыру туганнарын күбрәк Роза апа каравын әйтте. Менә шулай бер-берсенең яхшылыгын күрә белеп, бер-берсенә булган мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен кадерләп саклыйлар Хәмзиннар. Ә мәхәббәткә аларның үз карашлары.
– Мәхәббәт булмаса, кеше белән озак еллар бергә яшәп булмый. Тик мәхәббәт ул гел кочаклашып яшәү генә түгел, – ди Роза ханым. – Мәхәббәт – бер-береңә ышану, ярдәм итү, таяныч булу, кара-каршы утырып чәй эчү, төнлә йоклый алдыңмы дип хәл сорашу, балыкка чыгып киткәндә дә, бар әйбереңне дә алдыңмы дип озатып калу һәм аның кайтканын түземсезлек белән көтү.
Хәмзиннар әйтүенчә, мәхәббәт ул бер-берең өчен яшәү. Еллар үткән саен, бу хис шундый төсмер ала, бер-береңнең кадерен яхшырак аңлый барасың. 45 елдан артык гаилә учагын сүндерми яшәүче гаилә яши-яши шундый фикергә килгән. Хәзер балалары үскән, бер-берсенә вакытлары күбрәк. Соңгы 6-7 елда гаиләдә матур традиция яши: Венир абый белән Роза апа икесе генә санаторийга баралар. Менә шулай бергәләп ял итү гаиләне берләштерә, тормыш мәшәкатьләреннән арындыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев