Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Е.Федоров, П.Киселев, А.Чернов, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.

Исерек килеш машина йөртү – авыр нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт һәлакәтләре төп сәбәпләренең берсе. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү тормышны саклап калырга һәм юлларны иминрәк итәргә ярдәм итә. Исегездә тотыгыз: руль артында аек булу – сезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге нигезе.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев