Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Машина йөртүчеләрне тикшерделәр

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан, юлдан баручы бөтен транспортны тикшерү чарасын үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә 21 кагыйдә бозуга чик куелды.

ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге буенча инспекторы Григорий Чернов мәгълүматларына караганда, чара барышында 90 машина тикшерелгән. Автомобилендә дәүләт номерлары начар күренүче, ОСАГО полисы булмаган, тәрәзәләре караңгылатылган, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 21 шоферга беркетмә төзелгән. Машина белән исерек килеш идарә итү кебек тупас бозу очраклары ачыкланмады.

 

 

 

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев