«Күрше – фест» Чүте авылы халкын бәйрәмгә чакырды
Яңа Чүте авылында «Күрше – фест» проекты кысаларында “Күршеләр- иң якын кешеләр” диеп исемләнгән капка төбе бәйрәме узды.
Бәйрәмне апалы-сеңелле Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Йолдыз Шакирова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина оештырдылар. Әлеге идеягә авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп коллективы хуплап кушылды.
Чара буласы урамдагы капка төпләре бәйрәмчә итеп бизәлгән: капка- коймаларны матур чигүле сөлгеләр, чиккән салфетлар белән бизәп куйганнар. Татар хатын-кызларының уңганлыгын, булганлыгын, мул куллы икәнлекләрен күрсәтеп торган, милли ризыклар тулы табын да корып куелган. Оештыручыларның энергиясе, дәрте һәм оештыру сәләте бәйрәмгә актив кушылган авыл халкында чагылды. Олысы- кечесе бәйрәм кәефе белән шул атмосфера дулкынында булды.
Чара башланыр алдыннан Римма Яруллина кыска гына вакыт эчендә республика күләмендә киң таралыш тапкан, “Күрше-фест” ишегалды фестивале хакында сөйләде.
«Мондый эчтәлектәге бәйрәмнәр Баулының дүрт урамында уңышлы гына үтте. Бу – халык бәйрәме, – диде ул. – Урам, ишегалды бәйрәмнәрендә халык чын-чынлап ял итә, очраша. Ә бүгенгесе аеруча күңелгә якын, чөнки Чүте – ул безнең туган авылыбыз. Биредә һәр кеше безнең өчен таныш, якын һәм кадерле. Бу идеяны мин күңелемдә күптән йөртә идем инде. Туган авылымда шундый бәйрәм эшлисе иде дип хыялланып, озак уйланып йөрдем. Авыл җирлеге башлыгы хуплады һәм менә бөтенебез берләшеп бу матур бәйрәмне уздырдык! Кемнедер аерып әйтәсем дә килми, шулай да авыл советы, клуб, мәктәп, китапханә, авылдашым һәм классташларым Рәфия белән Эльверага, югары очның уңган-булган халкына зур рәхмәтлемен».
Бәйрәм барышында күршеләр турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Төрле уеннар да читтә калмады: җырлы- биюле "Сербиянка", "Өчле", "Алтылы", "Киң тугызлы" кебек уеннарны оештыручылар халык күңелендә яңартты. Айнур Лотфуллин Муса Җәлилнең “Күршеләр” шигырен яттан сөйләп ишеттерде.
Бәйрәм чарасы халык күңеленә хуш килерлек итеп уйлап эшләнде. Күршеләр бәйрәмен оештыруда ярдәм итүчеләргә хәтта "Рәхмәт хатлары" да тапшырылды.
Авыл бәйрәме, капка төбе очрашулары элек- электән татар халкында баян, гармунсыз узмаган. Бу юлы да искәрмә түгел, бәйрәмнең башыннан азагына кадәр өч гармунчы – Мәсәвих Мәҗитов, Шәрифҗан Таһирҗанов, Вәсил Таһирҗанов гармун моңнарына төрделәр.
«Оештыручы кызларыбыз Римага, Йолдызыма, Фәнзиягә бик зур рәхмәтләрем, – дип сөенеченнән рәхмәтләр укыды Флера апа Фәритова. – Мондый да күңелле бәйрәм яшәргә көч бирде, сокланып утырдым, рәхәтләнеп ял иттек».
«Кызларыбыз – үзебезнең авылыбызның йолдызлары бит алар, – дип мактау сүзләрен ирештерде Мошфика апа Саматова. – Яшь чактагы бәйрәмнәр искә төште, яшьлеккә кайткандай булдык. Безнең яшьлек җырларын, биюләрен, күмәк уеннарны яңарттык. Рәхмәтне сүз белән генә дә әйтеп бетерә торган түгел.
Күршеләренең сүзләрен авылдашлары Галиябану апа Әхмәтова да кабатлады».
Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – ул да булса, 1938 елгы патефон булды. Аны авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин алып килгән. Патефонның әле дә булса эшләп торуы, төрледән төрле борынгы җырларны искә төшереп уйнавы, бигрәк тә өлкәннәр күңеленә хуш килде.
Чараны алып баручы Йолдыз Шакирова һәм Римма Яруллина һәр башкарылган җырның тарихын сөйләп, авыл, туган нигез, әти-әнигә хөрмәт, туганнар, дуслар белән бәйләп тагын да мәгънәлерәк иттеләр.
«Мондый чаралар булганда, авыл халкы шундый күмәк һәм бердәм булганда, авылыбыз яши әле. Бүгенге бәйрәм авылыбыз халкының бер туганнардай бердәмлеген, дуслыгын тагын бер тапкыр раслады», – дип сөйләде Йолдыз Шакирова.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасының 12 сентябрь санында укырга мөмкин булачак.
Фото: Римма Яруллина, Йолдыз Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев