Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коррупциягә каршы яңа чаралар

Баулы районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибенә биш сорау куелды. Баулы районы контроль-хисап палатасы рәисе Елена Тараканова бюджет акчаларын тотуны, финанс дисциплинасын һәм муниципаль милек белән идарә итүнең билгеләнгән тәртибен контрольдә тотуны тәэмин итү мәсьәләләре турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Радик Каһиров норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре турында сөйләде.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева коррупция куркынычын киметү буенча муниципаль дәрәҗәдә күрелә торган чаралар турында хисап тотты. Бу уңайдан “Баулы-информ” редакциясе баш мөхәррире-җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Кандаурова да чыгыш ясады. Комиссия бертавыштан район халкы өчен коррупциягә каршы өйрәтү чаралары, депутатлар һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинарлар уздыру турында карар кабул итте. Редакциягә массакүләм мәгълүмат чаралары аша коррупциягә каршы агарту эшен оештырырга тәкъдим ителде.

Районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Лилия Свежинкина бюджет акчаларын максатчан куллануга һәм рациональ тотуга эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру, шулай ук җирле идарә органнарының һәм Баулы районы бюджет оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү турында сөйләде.

 Утырышта каралган бишенче мәсьәлә – дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы Федераль закон үтәлеше. Бу хакта Баулы районы башкарма комитетының муниципаль сатып алулар бүлеге җитәкчесе Илгизә Сәлимгәрәева чыгыш ясады.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев