Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көр күңелле юбиляр

Зәйтүнә Сәетгалина дус-тату гаиләсе кочагында 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Кызылъяр авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре дә котлады.

Зәйтүнә Галимҗан кызы Сәетгалина 1925 елда Башкортстанның Учалы районы Миндәк авылында ишле гаиләдә туа. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр заманнарны кичерә, колхозда эшли. Озак та үтми өлкән абыйсы бөтен гаиләсен – эне-сеңелләрен – Казахстанның Кустанай өлкәсе Джетыгара шәһәренә алып китә. Кыз анда фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый һәм заводка эшкә урнаша. Кияүгә чыга һәм биш балага гомер бирә. Совет чорында Зәйтүнә Галимҗан кызы, күп балалы ана буларак, дәүләт бүләкләренә лаек була.

Зәйтүнә Галимҗан кызы фабрикада, заводта һәм пансионатта хезмәт куя, мактау грамоталары белән бүләкләнә. Лаеклы ялга ул тау комбинатыннан чыга, ә гомуми хезмәт стажы – 31 елдан артык. Гаилә башлыгы Джетыгара шәһәренең мактаулы гражданины була, гомере буе ремонт-механика заводында эретеп ябыштыручы хезмәтен башкара.

Советлар Союзы таркалганнан соң, 1998 елларда гаилә Баулы районының Кызылъяр авылына күченә. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы авырып вафат була. Хәзер юбиляр Октябрьский шәһәрендә уртанчы кызы гаиләсендә, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле картлык кичерә.

– Әниебезнең исән-сау булуына без бик шат. Ул һәрвакыт кайгыртучан әни булда. Безне тудырганы, дөрес тәрбия биргәне өчен, без аңа бик рәхмәтлебез, – дип уртаклашты кызы Гөлфия Хаҗиева. – Тормышлар җиңел булмады, ләкин без әти-әниебез белән бергә барлык авырлыкларны да җиңеп чыктык. Гаиләдәге дуслык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу – безгә балачактан ук сеңдерелгән кыйммәтләр. Безнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр һәрвакыт яхшы булды. Минемчә, нәкъ менә шуңа күрә әниебез әле дә көр күңелле, тормышка сөенеп яши. Без дә аңа тиңләшергә һәм шулай ук тырышып эшләргә омтылабыз. Мин Кызылъярда 13 ел савымчы булып эшләдем һәм хәтта Казанда республика алдынгылары слётына да бардым.

Гөлфия Хаҗиева сүзләренчә, әнисенең озын гомерле булуының сере – ире һәм балаларының мәхәббәтен, ярдәмен  тоеп яшәвендә. Барлык балалары да исән-сау һәм әниләрен сөендереп яшәргә омтылалар. Юбиляр бик бай – 5 баласы, 8 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Алар барысы да аны юбилее белән котладылар, чәчәкләргә, күчтәнәчләргә һәм бүләкләргә күмделәр. Зәйтүнә Галимҗан кызын Кызылъяр авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре дә котлады, бүләкләде һәм Баулы районы башлыгы исеменнән котлау хаты тапшырды.

– Әниебезне сөендергән һәм аңа игътибар күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт, – дип уртаклашты юбилярның кызы Гөлнара Гаделгәрәева.

Зәйтүнә Сәетгалинаның сынауларга һәм шатлыкларга тулы тормышы балалары һәм оныкларын рухландыру чыганагы булып тора. Ә 95 яшьлек юбилее исә озын һәм бәхетле тормыш китабының тагын бер якты бите булып истә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев