Казанда халыкара олимпиадаларда җиңүче укучыларга премияләр түләнәчәк
Татарстан башкаласында быел да, узган елдагы кебек үк, Россия җыелма командалары составында гомуми белем предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларны һәм аларны әзерләгән шәһәр мәктәпләре укытучыларын бүләкләячәкләр.
Казан башкарма комитетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертизаны уза.
Премиянең акчалата күләме 2024 ел белән чагыштырганда үзгәрмәячәк. Шулай итеп, алтын медаль иясе булган укучы 300 мең сум, көмеш медаль өчен – 250 мең сум, бронза медаль өчен – 200 мең сум алачак (салымнарны исәпкә алганда). Укучы, нинди генә урынны яуласа да, бер премия алачак.
Үз чиратында, алтын медаль иясен әзерләгән өчен премия 300 мең сум, көмеш медаль өчен – 250 мең сум, бронза медаль өчен – 200 мең сум тәшкил итәчәк (салымнарны исәпкә алганда).
Бүләкләүнең күләме укучының иң югары нәтиҗәсенә карап билгеләнәчәк. Шуның белән бергә, премия халыкара олимпиада җиңүчесен әзерләгән бер укытучыга, аның төп эш урыны буенча түләнәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казандагы №2 лицейн-интернат укучылары һәм КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицееннан Максим Большаков белән Михаил Васильев Россия җыелма командасы составында Кытайның математика буенча милли олимпиадасында алтын һәм көмеш медаль яулаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев