Казанда республика сәнәгать предприятиеләренең үсеше турында сөйләштеләр
Шулай ук перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында да сүз барды.
Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин белән очрашуы узды.
Очрашуда республика сәнәгать предприятиеләренең үсеше, аерым алганда, аз тоннажлы химия өлкәсендәге үсеше турында фикер алышынды. Моннан тыш, яклар тармакка дәүләт ярдәме чаралары һәм перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталдылар.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды, дип республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Моңа кадәр без Татарстанның кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр өлеше буенча иң яхшы 30 төбәккә керүе турында язган идек. Күрсәткечләр өч ел эчендә якынча уннан бер өлешкә арткан, 40,8 процентка җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев