Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казан тудырган хатын-кыз 55 елдан соң туу турында таныклык алды

Пермьдә җирле хатын-кыз Пермь крае буенча Кеше хокуклары вәкиле Игорь Сапкога мөрәҗәгать итеп, 55 ел туу турында таныклыксыз яшәвен сөйләгән. Бу хәлне Сапко «ВКонтакте»дагы битендә уртаклашкан.

Кыз балалык һәм яшүсмер елларын Казанда үткәргән. Туганнан соң әнисе ЗАГСка мөрәҗәгать итмәү сәбәпле, аңа документлар рәсмиләштерелмәгән.

Туу турында таныклыгы булмау сәбәпле, хатын-кыз балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрмәгән, паспорт ала алмаган, рәсми рәвештә эшкә урнаша алмаган, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә алмаган һәм социаль ярдәм чараларыннан файдалана алмаган. Сапко сүзләренчә, ул яшәгән, ләкин юридик яктан «күренмәгән» булып калган. Хәтта соңрак ул төзәтү учреждениесендә җәзасын да үтәргә өлгергән.

Юридик статусын торгызу өчен, хатын-кыз миграция органнары һәм суд аша озак процедура үтәргә мәҗбүр булган. Барлык процессны Пермь крае буенча Кеше хокуклары вәкиле командасы озатып барган, документлар белән ярдәм итеп һәм судка кадәр аның мәнфәгатьләрен яклап.

Көннәрдән бер көнне суд аның гаризасын канәгатьләндергән һәм тууның юридик фактын раслаган. Залда хатын-кыз елаган – 55 елдан соң ул беренче тапкыр туу турында үзенең таныклыгын ала алган.

«Әти-әниләр баланың туу турында таныклыгын һәм паспортын рәсмиләштерүне формальлек түгел, ә аның киләчәк тормышы һәм иминлеге өчен нигез дип истә тотарга тиеш. Вакытында ясалмаган адым еллар узгач, бала өчен җитди сынауларга китерергә мөмкин!» – дип өстәгән Сапко.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев