Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Казан – Ислам дөньясының 2026 елгы мәдәни башкаласы» елын ачу датасы билгеле булды

«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын рәсми ачу 14 майда булачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» елына багышланган презентациядә хәбәр итте. Республика җитәкчесе шулай ук Казанның масштаблы халыкара чарага әзерлеге турында да сөйләде.

«Күп төрле чаралар оештырылачак. Без аларны киләсе елның башыннан ук үткәрә башларбыз. Әмма «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын рәсми ачу датасы 14 майга, «Россия – Ислам дөньясы. KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында планлаштырылган. Без киңәштек, күп кунакларны чакыра алган вакытта шулай уңайлырак булыр», – дип аңлатты Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, алдагы ел кысаларында киң колачлы чаралар күп планлаштырылган. Алар арасында – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары форумы, әхлаклы һәм милли мода фестивальләре, мәдәни программалар, «Алтын Миңбар» Казан халыкара мөселман киносы фестивале, халыкара яшьләр чаралары һәм башка вакыйгалар.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы 2026 елның 14-17 маенда узачак. Быел аның катнашучылары 96 ил вәкилләре булды. Программага 200дән артык чара кертелде, алар кысаларында меңгә якын спикер катнашында 148 сессия узды. Форум нәтиҗәләре буенча 130дан артык килешүгә кул куелды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев